Әлшәй хәбәрләре
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
28 декабрь 2019, 11:45

Безгә яхшы юллар кирәк

Хәнҗәр авылында урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча гражданнар җыелышы узды.

Хәнҗәр авылында урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча гражданнар җыелышы узды.
Хәнҗәрдә яшәүчеләрнең барысы да яхшы юллар турында хыяллана. Аны урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәме белән тормышка ашырып булуы турында белгәч, авыл халкы шунда ук бу мөмкинлектән файдаланып калырга булды. Кайбер мәсьәләләрне бергәләп хәл итү өчен алар бәйрәм алдыннан янә җыелыш үткәрде.
-Беренче чиратта моннан алдагы җыелышларда нигезле сәбәпләр буенча катнаша алмаганнарны чакырдык. Аксен авыл Советы башлыгы Дмитрий Сидоров җыелучыларга, ә алар иллеләп кеше иде, урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу шартлары турында тагы да бер тапкыр җентекләп аңлатты. Инициатива төркеме әгъзалары да халык арасында оештыру-аңлату эше үткәрде, - ди авыл старостасы Ильвира Зарипова.
Җыелышка килүчеләр авыл эчендәге юлларны ремонтлау инициативасын хуплап каршы алды. Алар шулай ук һәр йорттан 2шәр мең сум акча җыюга да зур теләк белән кушылды.
Читайте нас: