Әлшәй хәбәрләре
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
27 октябрь 2020, 14:02

Күмәк көч белән

Авыл халкының һәм якташларының тырышлыгы белән Ибрайда зират коймасын ремонтладылар.

Авыл халкының һәм якташларының тырышлыгы белән Ибрайда зират коймасын ремонтладылар.
Республикада берничә ел рәттән урындагы башлангычларны хуплау программасы уңышлы эшләп килә, аның кысаларында районда яшәүчеләр үз авыл биләмәләрен төзекләндерү мөмкинлеге алды. Алар исәбендә Ибрай авыл Советы ла бар. Монда урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча инде икенче проектны тормышка ашыралар.
Тәүге тапкыр программада Чишмә авылында яшәүчеләр катнашты, 2017 елның җәендә анда балалар мәйданчыгы ачылды, бу нәниләр өчен генән түгел, бөтен авыл халкы өчен дә куанычлы вакыйга булды. Ә быел ибрайлылар күптәнге хыялларын тормышҡа ашырды, зират коймаларын капиталь ремонтлау буенча аларның проекты конкурсның сайлап алу турында җиңүче булган иде.
Авыл зиратының торышы монда көнүзәк проблемаларның берсе булып тора иде, бу мәсьәлә туганнарының һәм якыннарының каберләрен тәртипкә китерергә кайтучы якташларын да, авыл халкын да борчыды. Тиешле сумманы үзләре генә җыя алмаячагын алар яхшы аңлый иде. Эш күләме дә зур гына, аларны башкарып чыгу өчен 820 мең сумнан артык акча таләп ителә. Урындагы башлангычларны хуплау программасы турында ишеткәч, җыелыш үткәреп, анда катнашу өчен бер тавыштан риза булдылар. Чыгымнар сметасын төзеделәр, акча җыю турында ишетеп, бу эшкә якташлары да кушылды, иганәчеләр дә таптылар. Проектта катнашучылар исемлегенә кергәч, республика казнасыннан 603 мең сумлык ярдәм алдылар. Урындагы казнадан бу максатка 101 мең сум акча бүленде, авыл халкы 60 мең сум җыйды, шунча ук сумманы иганәчеләр – урындагы малтабар һәм фермерлар Зәбир Фәйзуллин, Резеда Шәфыйкова, Рәмис Шәфыйков, Рита Фазылова, Яков Жук кертте.
Бүген зират 474 метрлык яңа койма белән киртәләп алынды, биек тимер капка куелды. “Эдельвейс” җәмгыяте подряд оешмасы мастерлары эшне сыйфатлы һәм вакытында үтәде.
Әмма ибрайлылар моның белән генә тукталып калмый, берьюлы зират мәйданын да киңәйтергә карар итте. Үз көчләре белән өстәмә рәвештә 173 метрлык профнастил койма суздылар.
Авыл халкы урындагы башлангычларны хуплау программасы нәтиҗәләре белән канәгать, авыл Советы хакимияте башлыгы Рәфис Еникеев та шатлыгын яшерми.
-Бергәләшеп бу мәсьәләне хәл итә алуыбызга бик шатмын. Әмма эшләр бетмәгән әле, тагын да 100 метр тирәсе койма тотасы бар әле. Бу эшне дә башкарып чыгырбыз, дип ышанам. Бөтен авыл халкы һәм якташлар исеменнән койманы яңартуда катнашкан Марсель Ямалетдинов, Фидан Хөсәенов, Илнур Солтанголов, Дамир Хөсәенов, Марс Котлыәхмәтов, Владик Котлыәхмәтов, Ринат Котлыәхмәтов, Хәлил Килдеголов, Самат Еникеевка зур рәхмәт белдерәм.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: