Әлшәй хәбәрләре
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
25 гыйнвар 2021, 12:46

Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә

Барлык авыл биләмәләрен дә су белән тәэмин итү, төзекләндерү, социаль объектларны ремонтлау, техника сатып алу кебек гомум мәсьәләләр борчый.

Барлык авыл биләмәләрен дә су белән тәэмин итү, төзекләндерү, социаль объектларны ремонтлау, техника сатып алу кебек гомум мәсьәләләр борчый. Башкортстанда менә инде биш ел гамәлгә ашырылып килгән урындагы башлангычларны хуплау программасы аларны хәл итүдә зур ярдәм булып тора. Республика Хөкүмәте хәбәр итүенчә, быел гражданнар инициативасын хуплап бюджеттан 400 млн сум акча бүленәчәк.
Ибрай авыл Советы халкы ел саен бу программада катнаша, конкурсның сайлап алу турында ике тапкыр җиңүгә ирештеләр. Урындагы башлангычларны хуплау программасына ярашлы, 2017 елда Чишмә авылында балалар мәйданчыгы булдырылды, узган 2020 елда Ибрай авылы зираты коймасын төзекләндерделәр. Быел Яңа Сәпәш авылы халкы бәхетләрен сынап карарга булды. Яңарак программада катнашу өчен җыелыш үткәрделәр. Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ яугирләр хөрмәтенә яңа обелиск кую өчен бердәм тавыш бирделәр.
Хәтерегезгә төшерәбез, программа шартларына ярашлы, проект хакының өч процентын урындагы халык җыярга тиеш, икенче чыганак – биштән алып 15 процентка кадәр – муниципаль бюджет казнасыннан, өченче чыганак – иганәчеләр ярдәме (малтабарлар яки ярдәм итәргә теләүчеләр). Калган сумманы республика бюджеты каплый.
Яңа сәпәшлеләр җыелышта проектны финанслауга күпме акча җыю кирәклеген билгеләде – ул гомум хакның 10 процентын тәшкил итәчәк. Якынча проект документларына ярашлы, обелиск төзү 825 мең сумга төшәчәк. Шулай ук урындагы фермерлар һәм малтабарлар да ярдәмләшергә ризалык белдерде, конкурста җиңгән очракта проект этапларының үтәлешен тикшерүче инициатива төркемен дә сайладылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да читтә калмады. Алар үзләре дә концерт программасы әзерләп, Раевка социаль-мәдәни үзәгенең “Замана” халык фольклор коллективын да чакырган иде.
Хәзер Яңа Сәпәш авылы халкы алдында конкурста катнашу өчен документлар җыю бурычы тора. Ибрай авыл Советы проекты быел да җиңүчеләр исәбенә керер һәм уңышлы тормышка ашырылыр дигән өметтә калабыз.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Авыл активистлары алдында үзешчәе сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады.
Читайте нас: