Әлшәй хәбәрләре
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
27 гыйнвар 2021, 14:43

Ташлылар трактор сатып алырга булды

Ташлы авыл Советында яшәүчеләр дә урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы үткәрде.

Ташлы авыл Советында яшәүчеләр дә урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы үткәрде.
Һәр торак пунктының, шәһәр яки авыл булсынмы, хәл ителмәгән мәсьәләләре бихисап. Масштабы һәм әһәмиятлелеге буенча төрле булганга, алар үзләренә карата шәхси караш та таләп итә. Халыкның үзеннән башка, аларны беркем дә яхшырак хәл итә алмый. Берничә ел элек бу эштә авыл халкына ярдәмгә урындагы башлангычларны хуплау программасы эшли башлады. Бу программага ташлылар да кушылырга карар итте.
Авыл биләмәсен Ташлы, Таштүбә һәм Баязит авылларында яшәүчеләр урындагы башлангычларны хуплау программасы кысаларында теге яки бу мәсьәләне хәл итү турында үз теләкләрен алдан үткәрелгән җыелышларда җиткерде, билгеле сәбәпләр булуынча, алар социаль дистанцияне күзәтәп берничә кеше катнашлыгында узды. Ә 65 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәкләр өчен анкета үткәрелде.
Йомгаклау җыелышында Ташлы авылы зираты коймасын ремонтлау, балалар мәйданчыгы булдыру һәм биләмә ихтыяҗлары өчен МТЗ-82 тәгәрмәчле тракторы сатып алу мәсьәләләре каралды. Фикер алышу кызу бәхәскә әйләнмәде, чөнки җыелучылар бертавыштан техника сатып алу өчен ризалык бирде.
Ташлы авыл Советына трактор бөтен мизгелдә дә кирәк, диярлек. Авыл хозур табигать кочагында, таулар арасында урнашкан һәм кышын кар-бураннар халыкка шактый мәшәкатьләр тудыра. Язында да, җәен һәм көзен дә техникадан башка булмый. Өмәләр вакытында чүп-чар түгәргә, тормыш та бер урында гына тормый, авыл халкы йортлар төзи, иске корылмаларны сүтә, калдыкларны чыгарырга кирәк. Шуңа да Ташлы халкы урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашырга һәм конкурс сайлап алуында җиңәргә ниятли.
Трактор сатып алу 1 миллион 350 мең сумга төшәчәк. Һәр йорттан, ә алар 220дән артык, 700әр сум акча җыярга карар кабул ителде. Иганәчеләр дә ярдәм итәчәк. Урындагы бюджет 150 мең сум акча бүләчәк.
Йомгаклау җыелышында катнашучылар шулай ук җиде активисттан торган инициатива төркеме булдырды. Аңа Рәис Зәйдуллин җитәкчелек итә.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Фото: agrokmpspb.ru
Читайте нас: