Әлшәй хәбәрләре
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
29 гыйнвар 2021, 17:01

Кармышлылар зират коймасын яңартырга уйлый

Авылда урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча җыелыш үтте.

Авылда урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча җыелыш үтте.
Соңгы елларда республикабызда "Урындагы инициативаларны хуплау программасы" уңышлы эшләп килә. Бу программа шартларына ярашлы, урындагы халык кичекмәстән хәл итә торган мәсьәләләрне үзе билгели. Авыл җыелышларында барлык тәкъдимнәр дә карала һәм конкурста катнашу өчен бер проект сайлап алына.
Кармыш авыл биләмәсе 2016 елдан алып шушы программада катнашып килә. Шул елда Дим авылында суэтем башнясе төзеп, халык су белән тәэмин ителде. Бер елдан соң Чурайда авыл зираты профнастил белән уратылды. 2018 елда Дим авылында яшәүчеләр су белән тәэмин итү челтәрен капиталь ремонтлады. Ә 2021 ел программасында үз проектлары белән кармышлылар катнашырга теләк белдерде.
“Санитария-эпидемиология таләпләренә ярашлы, һәр урам икегә бүленеп, җыелышлар үткәрде. Халык дәррәү җыелды. Тәкъдимнәр дә күп булды: зиратны киртәләү, трактор сатып алу, авыл уртасындагы күркәм паркны койма белән уратып, ял итү урыны ясау.
Аксакаллар эшне зиратны төзекләндерүдән башларга киңәш итте.
Гомум авыл җыелышында зиратны киңәйтеп, профнастил койма белән уратып алырга карар ителде. Шунда ук актив һәм ышанычлы авылдашлар арасыннан инициатива төркеме сайланды.
Бу проектны башкару өчен һәр йорттан акча җыю, техника белән ярдәм итү һәм кул ярдәме күрсәтүне оештыру эшләрен халык инициатива төркеменә ышанып тапшырды.
Быелгы конкурста җиңеп, күзалланган эшләрнең үтәлүенә ышанабыз. Кармыштан читтә яшәүче авылдашларыбызның ярдәменә дә өметебез зур”, - дип язган безгә Кармыш авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны, район басмасының даими авторы Лилия Сәлимгәрәева.
Ә без, үз чиратыбызда, кармышлыларга быел да уңыш елмаер һәм авыл биләмәсе урындагы башлангычларны хуплау программасында дүртенче тапкыр катнашыр, дип ышанабыз.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
“Без – урындагы башлангычларны хуплау программасы яклы!”
Читайте нас: