Әлшәй хәбәрләре
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
9 февраль 2021, 13:58

Гәйнәямаклыларга да уңыш елмайсын

Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашучылар исәбенә Гәйнәямак авыл биләмәсендә яшәүчеләр дә керергә карар итте.

Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашучылар исәбенә Гәйнәямак авыл биләмәсендә яшәүчеләр дә керергә карар итте. Башка авыллардагы кебек, монда да проблемалар җитәрлек, әмма хәл ителгәннәре дә шактый. Былтыр, Хәтер һәм дан елында, гәйнәямаклылар, әйтергә кирәк, җиңүче солдат обелискын яңартып, яуда һәлак булган якташлары истәлегенә яңа тактаташлар куйды. Авылның ике зиратында да эш коралларын саклау өчен бәләкәй йортлар төзелде, тимер капкалар куелды. Ә “Мин Гәйнәямакны яратам” арт-объекты авылда һәм туган җиреннән читтә яшәүчеләр өчен истәлекле урыннарның берсенә әйләнде.
Авылны күркәмләндерү буенча планнар күп, ә аларны тормышка ашыру өчен шактый акча кирәк, үз көчләре белән генә башкарып чыгарлык түгел. Республика казнасыннан ярдәм алынса, бик яхшы булыр иде. Шуңа да алар быел беренче тапкыр урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашырга карар итте.
Гәйнәямак – зур авыл, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, тәүге җыелышлар һәрбер урамда диярлек узды, өлкән буын вәкилләре дә читтә калмады. Туган якларының язмышы өчен битараф булмаган һәркем үз фикерен җиткерде. Күпләрнең тәкъдиме - Җиңү яулап исән-сау кайткан, әмма бүген инде бакыйлыкка күчкән фронтовикларның исемнәре язылган стела кую, авыл эчендәге чишмәләрне тәртипкә китерү, зиратларны төзекләндерү.
Йомгаклау җыелышы күп функцияле клубта үтте, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның дәртле чыгышлары җитди мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүгә комачау булмады. Ветераннар советы рәисе Миңнебай абый Хәбибуллинның авылның югары очындагы зират коймасын яңарту кирәклеге турындагы тәкъдиме бер тавыштан кабул ителде. Проектның суммасы байтак – 980 мең сумнан артык. Шунда ук авыл старостасы Ривәл Дәүләтшин җитәкчелегендә инициатива төркеме сайланды. Һәр йорттан 500 сум акча җыярга сөйләштеләр. Гәйнәямаклылар иганәчеләр ярдәменә – “Колос” агрофирмасына һәм бөтен башлангычларны күтәреп алучы изге күңелле якташларына да өмет баглый. Муниципаль казнадан - 147 мең сум, ә төп сумма – 639 мең сум - республика казнасыннан бүленәчәк. Әмма бу программаның сайлап алу турында җиңгән очракта гына тормышка ашачак. Гәйнәямаклыларга да уңыш елмаер, дип өмет итәбез.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: