Әлшәй хәбәрләре
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
11 февраль 2021, 12:45

Никифарлыларга балалар мәйданчыгы кирәк

Никифар авылы 2016 елда беренчеләрдән булып урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашты һәм җиңүчеләр исәбенә керде.

Никифар авылы 2016 елда беренчеләрдән булып урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашты һәм җиңүчеләр исәбенә керде. Ул вакытта Дуслык урамындагы юлга ремонт ясалды. Ә быел авыл халкы балалар өчен уен мәйданчыгы төзүгә тавыш бирә.
“Никифар – районда киң инфраструктуралы иң зур авылларның берсе: бездә азык-төлек һәм көндәлек товарлар, төзелеш материаллары һәм автозапчастьлар сатучы магазиннары, үзебезнең автозаправка һәм автосервис, автомойкабыз бар, авыл табиблык амбулаториясе, урта мәктәп, Саклык банкы бүлекчәсе, дәүләт даруханәсе филиалы, “Карлугач” балалар савыктыру лагеры эшли”, - дип яза безгә шушы авылда яшәүче Ирина Галләмова.
-Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышында бик күп проблемалар балалар өчен уен мәйданчыгын төзүне сайладык. Ни өчен бу мәсьәлә көнүзәк һәм ни өчен анда тукталдык?
Электрон гаджетлар заманында урамда балалар тавышын ишетү сирәк күренешкә әйләнде, чөнки хәзер алар хәрәкәтле уеннар уйный, бер-берсе белән реаль тормышта аралаша белми. Шуңа да үсеп килүче буынның физик һәм психик сәламәтлеге ата-аналарда җитди борчу тудыра. Ә балалар мәйданчыгы актив ял өчен яраткан урыннарның берсенә әйләнергә мөмкин.
Инициатива төркеме мәйданчыкны хәвефсез япма белән җиһазландыру өчен проект суммасын арттыру тәкъдимен хуплады, нәтиҗәдә аның хакы 350 мең сумга кадәр барып җитте. Авыл халкы балалар өчен барсын да эшләргә әзер. Һәр йорттан 150 сум акча җыярга булдык, иганәчеләрне дә җәлеп итәчәкбез. Һәм, әлбәттә, республика бюджетыннан ярдәмгә дә өмет итәбез, - дип хәбәр итте Ирина Флүр кызы.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: