Урындагы инициативаларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектларының республика конкурсына безнең район унбиш заявка тәкъдим итәчәк.
Барлык проектларның гомуми суммасы якынча 12 млн сум тәшкил итә. Инициативаларның күбесе, элеккеге кебек үк, юлларны, су челтәрләрен ремонтлау, техника сатып алу, зиратларны төзекләндерү, балалар мәйданчыклары булдыруга кагыла. Әмма яңа, иҗади проектлар да бар. Мәсәлән, Кыпчак-Аскар һәм Ибрай авыл биләмәләре халкы истәлекле урыннар төзү турында идеяләр тәкъдим итте. Әгәр Яңа Сәпәштә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелиск кую өчен тавыш бирсәләр, Отрадада яшәүчеләр быел күптәнге хыялларын тормышка ашырып, шушы авылда туып-үскән яугир, Советлар Союзы Герое Рабовалюк Михаил Ивановичка һәйкәл куярга тели.
Ташлы һәм Трунтаиш авыл биләмәләрендә яшәүчеләр төбәк бюджетыннан субсидияләр ярдәмендә тәгәрмәчле трактор сатып алырга ниятли. Техника берничә авыл халкына хезмәт итәчәк. Ике катнашучының да проект суммасы бер миллион сум тәшкил итә.
Слаклыларны күп еллар буе бер проблема борчый. Монда урындагы балалар бакчасына капиталь ремонт таләп ителә. Слак авыл Советы йомгаклау җыелышы карары белән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бинасының агач тәрәзәләрен пластикка алыштыру буенча конкурска проект әзерләде.
Никифар Авыл Советында яшәүчеләр балалары һәм оныклары гаджетлар карап озак утырмасын өчен үзләрендә актив ял итү урыны булдырырга килешкән. Урындагы башлангычларны хуплау программасы кысаларында алар Никифар авылында балалар өчен уен мәйданчыгы булдырырга әзерләнә. Ә менә мәндәнлеләр һәм Иске Васильевкалыларны хәвефсезлек мәсьәләсе борчый, аларда янгын сүндерү машинасы юк. Шуңа күрә Мәндән авыл Советы янгын сүндерү комплексы сатып алу проекты белән программада катнаша. Акколайлылар мәдәният учагына кагылышлы мәсьәлә күтәргән. Йомгаклау җыелышында Казанка авыл биләмәсендә яшәүчеләр Иске Акколай авылында клуб бинасының нигезен капиталь ремонтлау турында конкурска заявка бирергә карар итте.
Воздвиженка авыл Советының Воздвиженка авылында яшәүчеләр һәм Кызыл авыл биләмәсенең зур булмаган Орловка авылы халкы юлларны ремонтлау буенча проектларының конкурста җиңүенә өметләнә. Авыл старостасы Вера Кутьянова бу турыда менә нәрсәләр яза.
«Безнең Орловка авылы 1905 елда барлыкка килгән. Мин шушында туып-үстем, белем алдым, кияүгә чыгып, ике ул тәрбияләп үстердем. Элек бездә мәктәп, клуб, магазин, алдынгы ферма, ә халыкка эш бар иде. Ә хәзер бернинди инфраструктура юк. Әмма моңа карамастан, халык үз төяген ташлап китми, йортлар төзелә, йорт алларын, территорияләрне, димәк, авылны да төзекләндерәбез. Орловканың төп проблемасы – юл булмау. Ә бит халык читкә эшкә йөри, балаларын күрше Стәрлетамак районының Константиноградовка авылындагы балалар бакчасына һәм мәктәпкә илтә. Шуңа да безгә юл бик кирәк.
Зур куаныч белән бездә имин булмаган гаиләләрнең аз булуы, мондагы халыкның үзара дус яшәве турында да хәбәр итәргә телим. Барыбыз да төп керем чыганагы булган шәхси хуҗалык тотабыз.
Орловка авылына дүрт елдан 120 яшь тула. Бу түгәрәк датаны яхшы юллар белән каршы аласы килә. Җиңүгә ышанычыбыз зур”, - дип яза Вера Борисовна.
Менә инде өченче тапкыр урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашкан Кармыш авыл Советында яшәүче педагогик хезмәт ветераны, безнең даими авторыбыз Лилия Сәлимгәрәева да үзенең хатында шатлыгы белән уртаклаша.
“Без, кармышлылар, бу программада катнашу өчен авыл зираты коймасын яңарту буенча инициативаны тәкъдим иттек. Заявкалар әзерләү буенча эш актив бара. Иганәчеләр дә ярдәм кулы сузарга булды. “Агро МТС” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге, фермер һәм малтабарлар Зәбир Гаетов, Азамат Җангиров, Фәнил Габдуллин, Марсель Шәймөхәммәтов, Гөлшат Җангирова бу изге эшкә кушылырга теләк белдерде. Төрле шәһәр һәм авылларда, шулай ук республикадан һәм илебездән читтә яшәүче якташларыбыз да үз өлешен кертергә әзер. Күмәкләп башлаган эшнең ахыры хәерле булуына өметебез зур”, - дип язган Лилия Биктимер кызы.
Зират коймасын капиталь ремонтлау буенча проектларны кармышлылардан тыш гәйнәямаклылар һәм нигъмәтуллалылар да тәкъдим итте. Нигъмәтулла авыл Советының Нигъмәтулла авылында яшәүчеләр дә авылларындагы зират коймасын яңартырга ниятли, алар бу вакыйга уңаеннан чаңгы ярышы да үткәрде.
Аксен һәм Зеленый Клин авыл Советларында да хәл ителәсе мәсьәләләр җитәрлек. Шулай да бүгенге көндә бу муниципалитетларда иң кискен проблемаларның берсе булып халыкны су белән тәэмин итү тора. Шуңа да Аксен һәм Красный Клин авылында яшәүчеләр су үткәргеч челтәрен капиталь ремонтлау өчен бердәм тавыш бирде.
Хәтерегезгә төшерәбез, һәр проект өчен республика бюджетыннан бүленгән субсидияләрнең максималь күләме - 1 млн сум. Аны алу өчен муниципалитет бюджетыннан финанслау субсидия күләменең 15 процентыннан һәм халыктан җыелган акча 5 проценттыннан (10 процент булса тагы да яхшырак) да ким булмаска тиеш. Шулай ук иганәчеләрне җәлеп итү дә зур роль уйный –аларның ярдәме җиңүгә ышанычны арттыра.
Җәмәгать инфраструктураларын үстерү буенча урындагы башлангычларга нигезләнгән проектларның сайлап алу турын Башкортстан Хөкүмәте республика Фәннәр академиясе белән берлектә үткәрә.
Ә без урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашучыларга уңышлар гына телибез.