Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Истәлекле дата
6 февраль 2019, 02:00

Батырлык һәм дан юлы

15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел була. Бу истәлекле датага багышлап, бөтен илдә тантаналы чаралар үтәчәк.

15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел була. Бу истәлекле датага багышлап, бөтен илдә тантаналы чаралар үтәчәк.
Район хакимияте башлыгы күрсәтмәсенә ярашлы, оештыру комитеты булдырылды һәм чаралар планы расланды. Ай дәвамында мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләрендә Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, ветераннар, хәрби училищелар курсантлары һәм запастагы яугирләр белән очрашулар, шулай ук батырлык дәресләре, смотрлар һәм конкурслар, спорт чаралары узачак.
15 февральдә 10 сәгатьтә Шафран авылындагы Туганнар каберлегендә, 14 сәгатьтә Раевка авылында “Туган ил-Ана” монументына һәм Дан аллеясендә веноклар салыначак. Шушы ук көнне 15 сәгатьтә район мәдәният сараена яугир-интернационалистлар, һәлак булган солдатларның ата-аналары чакырылачак.
Фото: Яндекс
Читайте нас: