Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җитештерү
25 октябрь 2019, 02:00

Башкортстан бройлеры: киләсе этапка адым

Менә биш елдан артык инде районда инкубация йомыркалары җитештерү буенча заманча агросәнәгать предприятиесе эшли.

Менә биш елдан артык инде районда инкубация йомыркалары җитештерү буенча заманча агросәнәгать предприятиесе эшли.
Хәзер күз алдына китерүе дә авыр, әмма кайчандыр “Башкортстан бройлеры” корпуслары урынында иркен басулар гына иде. Кошчылык комплексы 2011 елда төзелә башлады. 2013 елда монда тәүге партия йомыркалар алына, ә тагы да бер елдан соң елына 30 млн йомырка алып, проект тулы куәтенә гамәлгә ашырыла башлый. Бүген шушы инвестиция проектының киләсе этабы - җитештерү күләмен 2,5 тапкырга арттыруны күз уңында тоткан чираттагы төзелеш эшләре башланды.
Төзелеш эшләренең ничек баруы, токымчылык предприятиесендә агымдагы эшләр, коллективның уңышлары турында башкарма директор Руслан Рафыйков белән әңгәмәләшәбез.
-Мондый күләмле проектны тормышка ашыру республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә зур икътисади, социаль әһәмияткә ия. “Башкортстан бройлеры” республиканың өстенлекле проектлары исемлегенә кертелгән.
-“Башкортстан бройлеры” – ябык типтагы кошчылык предприятиесе – бу проект республика белән инвестиция килешүенә ярашлы гамәлгә ашырыла. Кошчылык комплексы Arbor Acres кроссы инкубация йомыркалары җитештерә, безнең илебез өчен перспективалы, Русиянең климат шартларына яраклашкан бройлерлар үстерә. Предприятие җиде производство мәйданчыгыннан тора. Дүрт корпуста – 100 мең чебеш, сигез корпуста 166 мең баш тавык асрала, органик ашлама әзерләү һәм зыянлаган кош-кортны ярып карау һәм арытабан утилләштерү өчен бер компост мәйданчыгы мәйданчыгы бар. Комплексның тулы куәте – елына 30 млн токымлы йомырка җитештерү.
-Русиядә һәм чит илдә мондый предприятиеләр аз түгел. “Башкортстан бройлеры”ның өстенлеге нәрсәдә?
-Кошчылык комплексы бөтен заманча технология һәм биохәвефсезлек таләпләренә җавап бирә. Без якындагы кошчылык фермаларыннан 70 километр ераклыкта урнашканбыз, токымлы тавыклар Шотландиядә асрала һәм таза мәйданчыкка кайтартыла, бу биосакланышның югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Икенчедән, без ясалма аталандыруның иң масштаблы технологиясен кулланабыз, ул югары производство күрсәткечләренә ирешү мөмкинлеге бирә. Өченчедән, бездә бөтен продукция калдыксыз җитештерелә. Кош-корт тизәген тиз арада ашламага әйләндерү өчен махсус препаратлар куллану технологиясе эшләнде. Тизәк органик ашламага әйләндерелә һәм ”Башкортстан игенчелек компаниясе” предприятиесе басуларына кертелә. Дүртенчедән, бездә үзебез катнашазык җитештерәбез.
Һәм соңгысы, иң мөһиме, продукциянең сыйфаты югары. Йомырка җыю, маркировкалау, төрү тулысынча автоматлаштырылган. Продуциянең һәр партиясе ветконтроль үтә, бәйсез лабораторияләр йомыркаларны даими тикшерә.
Кросс белән тәэмин итүче Авиаген компаниясе фикеренчә, “Башкортстан бройлеры” җитештерү күрсәткечләре буенча тармакның иң яхшы предприятиеләре исәбенә керә.
- Предприятие өчен 2019 ел - проектның икенче чиратын гамәлгә ашыра башлау белән мөһим.
-Әйе. Проектның икенче чираты чебешләр асрау өчен сигез корпустан торган тагын ике мәйданчык, тавыклар өчен дүрт мәйданчык (16 корпус) төзүне үз эченә ала. 2019-2021 елларда барлыгы 24 корпус төзелергә тиеш. 2020 елда - кош-корт кайтартып, 2022 елда икенче чиратның тулы проект куәтенә ирешү – елына 115 млн йомырка җитештерү планлаштырыла. Төзелеш июльдә башланды, берүк вакытта инженерлык челтәрләрен сузу һәм тоташтыру эшләре дә алып барыла. Төзелеш предприятиенең үз средстволары исәбенә финанслана.
-Шушы саннар артында йөзләгән кешенең хезмәте тора. Руслан Юнирович, коллектив турында да сөйләп үтегез әле.
-Безнең тырыш коллективта бүген 220 кеше хезмәт сала, аларның күбесе – урындагы халык. Кошчылык комплексының, беренче чиратта, Әлшәй районы халкын эш белән тәэмин итүен күз уңында тотабыз. Яшьләрне бик шатланып кабул итәбез. Эшкә урнашкан һәр кеше махсус уку үтә. Дәресләрне белгечләребез, кош-кортны ясалма аталандыру операторлары, кош караучылар үткәрә. Әгәр бер авылдан 10 кеше эшләсә, без аларны эш урынына алып барып, илтеп куябыз. Иң яхшы эшчеләргә дәртләндерү чаралары каралган. Бер сүз белән әйткәндә, предприятиебездә хезмәт салуның уңай яклары аз түгел. Шулай булгач, безгә зшкә килегез.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Руслан Юнирович. “Башкортстан бройлеры”на “алтын йомыркалар” җитештерүдә уңышлар телибез.
“Башкортстан бройлеры” хезмәткәрләре өчен түбәндәге чаралар каралган:
Тулы соцпакет
“Ак” хезмәт хакы, төп персоналга эш хакы – 25-35 сум
Хезмәткәрләрне эш урынына бушлай алып бару һәм алып кайту
Иң яхшы хезмәткәрләргә республика шифаханәләренә юлламалар
Хезмәткәрләрнең балаларына савыктыру лагерьларына юлламалар
Ел саен үткәрелүче спартакиада, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан корпоратив чаралар, Яңа ел каршылау кичәләре
Яшь белгечләрнең БР агросәнәгать комплексы кадрлар потенциалына ярдәм күрсәтү дәүләт программасында катнашуы
Башкортстан дәүләт аграр университеты һәм Аксен агросәнәгать колледжы белән хезмәттәшлек итү
Ел саен белгечләрнең илебездә, шулай ук чит илдә квалификациясен күтәрү
Хезмәт хакын ел саен индексацияләү
Ел йомгаклары буенча 13нче хезмәт хакы
Барлык хезмәткәрләрне махсус кием һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү
Ел саен хезмәткәрләргә гриппка һәм талпан энцефалитына каршы вакцинация үткәрү
Читайте нас: