Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җитештерү
26 ноябрь 2019, 02:00

Заманча караш белән

Әлшәйлеләр “Безнең бренд” IV азык-төлек фестивалендә катнашты.

Әлшәйлеләр “Безнең бренд” IV азык-төлек фестивалендә катнашты.
Форумга Русиянең 19 төбәгеннән 130дан артык компания һәм республиканың 30дан артык фермер хуҗалыгы җыелды. Монда экологик ятан чиста, сыйфатлы һәм табигый продукциянең күплеге хәйран калдырды, билгеле җитештерүчеләрнең һәм базарда яңа катнашучаларның продукциясен тәмләп карау күпләр өчен чын бәйрәм булды. Ә эшлекле программа яңа трендлар һәм бизнес-карарларны үстерү үзәгенә әйләнде.
2024 елга – 500 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы
Фестиваль республика авыл хуҗалыгы кооперативларының II съездын үткәрү мәйданчыгы булды.
-Бүген Башкортстан Русиядә кооперативлар оештыру буенча лидерлардан санала. Без бизнесны нәтиҗәле үстерү өчен шартлар тудырабыз, анда катнашучылар үзаллы кушыла. 2024 елга бөтен районнарны кооператив хәрәкәтенә җәлеп итәргә һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары санын 500гә җиткерергә тиешбез, диде съездны ачып, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Форумда 2018-2019 елларга республикада авыл хуҗалыгы кооперациясенә йомгак ясалды, арытабан үсеш юллары, дәүләт ярдәме чаралары тикшерелде. Агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларына грантлар бирүнең еллык күләме 1 млрд сумга якын тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы кооперациясе буенча өч программа эшли. 2015 елдан алып бер елдан артык эшләгән авыл хуҗалыгы кооперативларына матди-техник база булдыруга 70 миллион сумга кадәр грант бирелә. Табыш китерүче проектлар нигезендә кооперативлар оештыру буенча программа икенче ел уңышлы тормышка ашырыла. Аның буенча былтыр 116 кооперативка финанс ярдәм күрсәтелсә, быел исә – 108. Һәм, ниһаять, былтыр В. В. Путинның указына ярашлы, фермерларга ярдәм һәм авыл кооперациясен үстерү төбәк проекты булдырылды.
Съездда районыбызның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре дә катнашты: Петр Николаев (“Исток”, Раевка авылы), Фәнис Сәббахов (“Табигый продуктлар”, Гәйнәямак авылы), Эдуард Сәяхов (“Красный Восток”, Мечниково авылы) һәм Гөлнур Камалова (“Надежда”, Трунтаиш авылы). Хәтерегезгә төшерәбез, бүген районда сөт җыю, саклау, озату һәм сату буенча дүрт кооператив эшли. Бу хәрәкәткә 45 шәхси ярдәмче хуҗалык, 20 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 5 шәхси малтабар кушылды. Быел дүрт кооперативның матди-техник базасын үстерүгә дәүләт ярдәме 17 млн сум тәшкил итте.
“Түгәрәк өстәл” артында – кымыз ясаучылар
“Безнең бренд” фестиваленең эшлекле программасы кысаларында унбиштән артык секция эшләде. Алар – бал, икмәк, сөт, сыр, “хәләл” продукция җитештерү һәм башкалар.
Бөтен республикадан җыелган кымыз ясаучылар өчен “Кымыз җитештерү” темасы буенча “түгәрәк өстәл” оештырылды. Анда Әлшәйнең елкы үрчетү һәм кымыз ясау осталары - Слактан Айрат Ганиев, Шафраннан Рәфис Әминев, Караннан Нәфис Мостафин, Раевкадан Руслан Ахунов, Чайкинодан Фидан Әхмәтҗанов һәм башкалар катнашты.
- Белем беркайчан да артык булмый. Бу мәсьәлә буенча компетентлы белгечләрнең фикерен тыңлау һәрвакыт файдага гына, алар бик күп кызыклы һәм фәһемле мәгълүмат җиткерде, - дип “түгәрәк өстәл”дә катнашучы Нәфис Мостафин.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: