Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Изгелек кыл
19 Февраля 2020, 11:11

“Таир савыгырга тели. Зинһар, ярдәм итегез!”

Яңа ел алдыннан гына ретинабластома (күздәге яман шеш) дигән куркыныч диагноз куелган бәләкәй малайның әнисе үтенеп ярдәм сорый.

Яңа ел алдыннан гына ретинобластома (күздәге яман шеш) дигән куркыныч диагноз куелган бәләкәй малайның әнисе үтенеп ярдәм сорый.
Таирга өч яшь тә юк әле, әмма аңа бик авыр сынаулар аша үтәргә туры килә. Тату гаиләдә ике малай тәрбияләүче Лиана һәм Артур Кулгуниннар бәләкәй улларының уң күзендә ниндидер үзгәреш булуын күреп кала. Тикшерү балада күз челтәре калтавы рагы булуын күрсәтә.
-Бу бик сирәк очрый торган шеш, ләкин иртә диагноз куелган очракта ретинабластоманы тулысынча дәвалап була. Шунлыктан, ихтыяр көчен туплап, без яман чиргә каршы көрәшергә карар иттек, - ди Лиана күз яшьләрен тыя алмыйча. – Озакка сузарга ярамый, югыйсә, күзне саклап калып булмаячак.
Баланың әти-әнисе консультация алу һәм дәвалану үтү өчен Швейцариядәге поликлиникага мөрәҗәгать итәргә уйлый. Ләкин моның өчен 4 миллион сумга якын акча кирәк. Әлбәттә, яшь ата-ана бу зур сумманы үзләре генә җыя алмаячак.
Кулгуниннар ярдәм сорап туганнарына, дусларына, төрле фондларга мөрәҗәгать иткән. Әлегә нибары бер миллион сумнан күбрәк акча җыелган.
Шушы көннәрдә Таир Уфада икенче тапкыр химиотерапия үтә.
-Без, барлык әниләр һәм әтиләр кебек үк, улыбызны савыктыру өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Ләкин үзебез генә проблеманы хәл итә алмаячакбыз...Зинһар, ярдәм итегез, бәла белән ялгызыбызны калдырмагыз. Хәтта 10-50 сум да ярдәм булачак! Чөнки тамчылардан диңгез җыела бит. Бик үтенеп сорыйбыз, Таирга киләчәкне күрү шатлыгы бүләк итегез! – дип мөрәҗәгать итә Лиана үзенең якташтарына.
Кулгуниннар Бәләбәйдә яши, ә Лиана үзе Әлшәйдән, Аксен авылында туып-үскән, пенсионер әти-әнисе шунда яши.
Шәфкатьлелек, миһербанлылык, якыннарыңа ярдәм кулы сузу - безнең каныбызда. Кулыгыздан килгәнчә акчалата ярдәм итүегез изге максатка - савыгуга һәм сабыйның күзен саклап калуга якынайтачак. Әйдәгез, бәләкәй Таирга ярдәм итик!
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
Лиана Салават кызының телефоны: 8-927-940-00711, Артур Аскар улының телефоны: 8-917-498-7408. Телефон номерлары банк карталарына беркетелгән.
Саклык банкы картасы номеры: 4817760219344318. Алучы: Кулгунин Артур Аскар улы.
Тулы мәгълүматны https://vk.com/pomogite tairu cайтында табарга мөмкин.
Читайте нас