Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Изгелек кыл
8 Апреля 2020, 15:00

Ирекмәннәр ярдәмгә килер

Безнең районда волонтерлар хәрәкәте әгъзалары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак товарлары китереп бирә.

Безнең районда волонтерлар хәрәкәте әгъзалары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак товарлары китереп бирә.
- Бүген үзаллы изоляциядә булганнар турында һәркем хәстәрлек күрә ала. Әгәр шундый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында белсәгез, “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе” оешмасының Әлшәй районындагы бүлекчәсендә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча булдырылган “Безнең хәстәрлек” үзәгенә шалтыратып хәбәр итә ала”, - ди район хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов.
Үзәк иртәнге 9дан кичке алтыга кадәр эшли. 8-917-437-93-15, 8-927-638-98-50, 3-07-77, 3-04-23 телефоннарына шалтыратыгыз һәм ирекмәннәр ярдәмгә киләчәк.
Читайте нас