Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Изгелек кыл
29 Апреля 2020, 11:00

Депутатлар азык-төлек җыелмасы таратты

Республика Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Антон Матренин һәм Тимур Гыйльмияров районның аз тәэмин ителгән гаиләләренә ярдәм күрсәтте

Республика Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Антон Матренин һәм Тимур Гыйльмияров районның аз тәэмин ителгән гаиләләренә ярдәм күрсәтте
Хәйрия акцияләрендә даими катнашучы Антон Сергеевич һәм Тимур Рим улы “Безнең хәстәрлек” колл-үзәге волонтерлары белән бергә коронавирус инфекциясенә бәйле авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә азык-төлек җыелмалары алып килде.
Т. Р. Гыйльмияров яшь гвардиячеләргә бик күп битлекләр, перчаткалар һәм дезинфекцияләү чаралары тапшырды. Үзәк район дәваханәсе медицина хезмәткәрләре белән очрашып, депутат учреждениегә кер юу машинасы бүләк итте һәм шулай ук олы яшьтәгеләргә, онкологик чирләр белән җәфаланучыларга кирәкле товарлар сатып алу өчен акчалата ярдәм күрсәтте, азыҡ-төлек һәм медикаментлар китерде.
-Шушындый кешеләрнең безгә кушылуына бик шатбыз. Эшебезне хуплаганнары өчен рәхмәт аларга. Үзаллы изоляция чорында аз тәэмин ителгән һәм мохтаҗ гаиләләргә бергәләшеп ярдәм итә алачакбыз, - ди волонтерлар хәрәкәте штабы җитәкчесе Динар Әхмәдрисламов.
Бүгенге көндә авыр тормыш хәлендә калган олы яшьтәгеләргә, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләргә ярдәм күрсәтеп, волонтерлар бик файдалы эш башкара. “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе”сенең урындагы бүлекчәсе “Безнең хәстәрлек” колл-үзәгенә заявкалар калдыру өчен телефоннар :8 -917- 437 - 93 - 15, 8 (34754) 3-07-77, 8(34754) 3-0423. Изге эшләр чылбырын дәвам итик!
Читайте нас