Республика шәһәрләре һәм авыллары буйлап юлга чыккан биш “Изгелек автобусы”ның берсе безнең районга да килеп җитте. Яшьләр сәясәте һәм спорты министрлыгы делегациясе - БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Светлана Тураҗанова, Республика волонтерлар хәрәкәте үзәге һәм яшьләр инициативасын яклау секторы җитәкчесе Азат Килсенбаев, ДОСААФның оештыру, хәрби-патриотик һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Гөлнара Мануйлина район волонтерлар штабына ирекмәннәр өчен кирәкле перчаткалар, битлекләр, саклану чаралары һәм сим-карталар тапшырды. Шундый ук җыелмалар һәрбер муниципалитетка бирелде, – дип хәбәр итә волонтерлар хәрәкәте штабы җитәкчесе Динар Әхмәдрисламов.