Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Изгелек кыл
20 Мая 2020, 07:23

Өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итү мөһим

Безнең оешмада 64 социаль хезмәткәр эшли

Безнең оешмада 64 социаль хезмәткәр эшли. Аларның хезмәте җиңелдән түгел, көн саен өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә баралар, һәркайсысына игътибар һәм хәстәрлек белән карыйлар. Районда барлыгы 878 кешегә социаль хезмәт күрсәтелә.
Социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә дарулар, азык-төлек, көндәлек кирәк-яраклар сатып ала, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр түләүдә ярдәм итә. Өлкән кешеләргә бит хуҗалыкта гына түгел, әхлакый ярдәм дә кирәк, алар аралашуга, җылы сүзгә, хуплауга мохтаҗ.
Шулай ук безнең хезмәткәрләр күчмә бригадалар белән коронавируска бәйле имин булмаган төбәкләрдән кайткан һәм 65 яшьтән өлкән кешеләрнең өйләренә дә баралар. Алар белән аңлату эше үткәрәләр, үзаллы изоляция кагыйдәләрен күзәтү кирәклеге турында сөйлиләр, азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итәләр.
Безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр 3-16-60 телефоны буенча шалтырата ала.
Зөлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
“Ихлас” оешмасы директоры.
Читайте нас