Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Изгелек кыл
10 Июля 2020, 12:00

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!

1 июльдән республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы игълан иткән “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды.

1 июльдән республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы игълан иткән “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды.
Акциянең максаты – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, балаларны яңа уку елына әзерләүдә ярдәм итү.
- Мәктәп кирәк-яракларын теләге булганнар Раевка авылы, Юбилей урамы, 23 а адресы буенча “Гаилә” районара үзәге бүлекчәсенә тапшыра ала. Канцелярия товарлары, язу кирәк-яраклары, дәфтәрләр, рәсем төшерү, балалар иҗаты җыелмалары - тик яңа килеш, рюкзаклар, мәктәп формасы, дәреслекләр, әдәби китаплар яңа яки яхшы хәлдә булса гына кабул ителә. Акция 31 августка кадәр дәвам итә.
Бөтен мәктәп кирәк-яраклары мохтаҗ гаиләләргә таратып биреләчәк, - диде Әлшәй районындагы гаилә хезмәте җитәкчесе Марина Кравченко.
Фото: ok.ru
Читайте нас