Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Изгелек кыл
20 Августа 2020, 12:40

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!

Хәтерегезгә төшерәбез, республикада август ахырына кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе дәвам итә.

Хәтерегезгә төшерәбез, республикада август ахырына кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе дәвам итә.
Акциянең максаты – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә һәм балаларга яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм итү.
Уку кирәк-яракларын теләге булганнар Раевка авылы, Юбилей урамы, 23 а адресы буенча “Гаилә” районара үзәге бүлекчәсенә тапшыра ала. Канцелярия товарлары, язу кирәк-яраклары, дәфтәрләр, рәсем төшерү, балалар иҗады җыелмалары - яңа килеш, рюкзаклар, мәктәп формасы, дәреслекләр, әдәби китаплар – яңа яки яхшы хәлдә кабул ителә.
-Акция ахырында иң актив катнашучылар турында мәгълүмат республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында, семьярб.рф порталында, шулай ук район гаилә хезмәтенең сайтында урнаштырылачак, - дип белдерде шушы хезмәт җитәкчесе Марина Кравченко һәм әлшәйлеләрне бу изге эштә актив катнашырга чакырды.
Читайте нас