*Азрак сөйләсәң, күңелең нечкәрер, йөрәгең игелек белән тулыр.
*Бервакытта да дөньяны яулап алырга теләүче булма.
*Көнләшмә, шул чакта барысын җиңел кабул итәрсең.
*Башкаларны гаепләүче булма, кеше сүзеннән котылырсың.
*Игелекле бул, башкалар сине яратыр.
*Үзеңә тигән өлешкә канәгать бул, шулчак баерсың.
*Аллаһка сыен, шулвакыт көчле булырсың.
*Тыйнак бул, игелекле эшләреңне барысы да белер.
*Иминлектә яшәгәндә мохтаҗларга булыш — нигъмәтләр артып килер.
*Кичерә бел, теләгәнеңә ирешерсең.
*Көннәреңне, төннәреңне, кадерле сәгатьләреңне бушка уздырма.