Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Изгелек кыл
14 Декабря 2020, 12:00

Рәхмәтебезне сүзләр белән генә аңлатырлык түгел

Гаиләбезгә олы кайгы килде – йортыбызда янгын чыгып, ике кадерле кешебезне югалттык, түшәктә яткан әтиебез, каенатабыз һәм биш яшьлек сөекле кызыбыз һәлак булды.

Гаиләбезгә олы кайгы килде – йортыбызда янгын чыгып, ике кадерле кешебезне югалттык, түшәктә яткан әтиебез, каенатабыз һәм биш яшьлек сөекле кызыбыз һәлак булды.
Мондый сынауларны берәүгә дә күрергә язмасын. Әмма шушындый авыр вакытта без ялгыз калмадык. Бик күпләр, таныш һәм таныш булмаганнар да, ярдәм кулы сузды. Туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребез һәм бөтен авылдашларыбыз, үзебез эшләгән “Шафран” шифаханәсе коллективы, бик күп әлшәйлеләр – барысы да матди һәм рухи ярдәм күрсәтте. Алай гына да түгел. Илебезнең төрле почмакларыннан – Санкт-Петербургтан, Себердән, Татарстан тарафларыннан, хәтта Германиядән дә шалтыратып, кайгыбызны уртаклаштылар. Барысы да соңгы тиеннәре белән бүлешергә әзер гади кешеләр. Бер баланың ярдәм йөзеннән 10 сум акча җибәргәнен беркайчан да онытмаячакбыз.
Бүгенге катлаулы чорда һәркем үзе өчен генә яши, дип уйлап, ялгышабыз, алай түгел икән. Бу дөньяда изге күңелле кешеләрнең күбрәк булуын аңладык. Рәхмәтебезне сүзләр белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Изгелегегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын!
Язмыш безне һаман сыный әле. Шушы көннәрдә тагын бер кадерле кешебез – каенатабыз, әтиебез якты дөнья белән хушлашты. Әмма тормыш дәвам итә. Ә арытабан яшәү көчен безгә сез бирдегез!
Динә һәм Ринат ТЮКАЕВЛАР.
Шафран авылы.
Фото: ok.ru
Читайте нас