Район ирекмәннәре, актив яшь гвардиячеләр чикләү чаралары кертелүгә бәйле үзаллы изоляциядә булган өлкән яшьтәге һәм аз мобильле гражданнарга ярдәм итүне дәвам итә.
Алар узган елның ноябрь аеннан үзәк район дәваханәсе белән берлектә өйләрендә коронавирустан дәваланучыларга бушлай дарулар алып килә. Поликлиникада дарулар һәм пациентларның адресларын алгач, волонтерлар, санитария-эпидемиология нормаларын күзәтеп, аларны авыручыларның өйләренә тарата.
Коронавирус таралу хәвефенә бәйле авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү буенча “Яшь гвардия”нең урындагы бүлекчәсе карамагындагы “Безнең хәстәрлек” колл-үзәге көн саен режим буенча эшли.
Сез 8-917-456-8622, 8 (34754) 3-07-77, 3-04-23 телефондары буенча заявкалар калдыра аласыз.
Пандемия чорында ирекмәннәр халыкны азык-төлек, медикаментлар һәм саклану чаралары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтте һәм бүген дә шушы изге эшләрен дәвам итәләр.
ирекмәннәр хәрәкәте координаторы.