Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Изгелек кыл
10 Марта 2021, 10:14

Якташларга ярдәмгә – “Атайсал”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан туган шәһәрләренә һәм авылларына ярдәм итүче уңышлы эшләүче меценатларны берләштерүгә юнәлтелгән проект эшли башлады.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан туган шәһәрләренә һәм авылларына ярдәм итүче уңышлы эшләүче меценатларны берләштерүгә юнәлтелгән проект эшли башлады.
“Атайсал”ның төп максаты - Башкортстанда туып-үскән кешеләрне туган ягы белән күпкырлы элемтәне ныгыту өчен берләштерү һәм кайда яшәвенә карамастан, һәркем аның чәчәк атуына үз өлешен кертә алсын өчен шартлар тудыру.
Проектны гамәлгә ашыру өчен рәсми сайт эшли башлады Теләге булган һәркем анда теркәлеп, туган ягына ярдәм итү буенча үз проектын тәкъдим итә ала. Мондый инициатива турында шул биләмә җитәкчелеге белә һәм киләчәккә эш-гамәлләрне билгели. Ярдәм төрләре һәм формалары чишмәләрне төзекләндерүдән алып спорт мәйданчыклары төзүгә кадәр, төрлечә булырга мөмкин. Барлык тәкъдимнәр дә сайтта чагылыш табачак, шунда ук аларны тормышка ашыру барышын да күзәтеп булачак.
“Атайсал” берничә этапта гамәлгә ашырылачак. Март һәм апрель айларында актив мәгълүмат биреп, катнашучылардан гаризалар кабул ителәчәк, апрель азагында килеп туган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен “түгәрәк өстәл” уза, ә май-сентябрь айларында меценат якташларының тәкъдимнәре тормышка ашырылачак. Октябрьдә “Якташлык көче” форумында, аны Радий Хәбиров Республика көне уңаеннан бәйрәм чараларына багышларга тәкъдим итте, башкарылган эшләргә йомгак ясау планлаштырыла.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас