— Киләсе тукталыш Сыртланов урамы. Үтеп китәләр.
— Сыртланов урамы тукталышы. Киләсе тукталыш — Гарифьянов. Тагын үтеп китәләр.
— Гарифьянов урамы. Киләсе тукталыш бертуган Касимовлар… Шунда йөртүче янына бер бабай килә дә:
— Улым, минем фамилия Хабибуллин. Миңа кайчан төшәргә?
— Син гаилә башлыгы, үзең хәл ит. — Нишләп мин булыйм ди инде… Без гел барсын да бергә хәл итәбез ич. — Барыбер, син — гаилә башлыгы. — Нишләп мин? — Бәхәсләшмә минем белән! Шул минуттан алып ир — гаилә башлыгы.