Бер чи татар Мәскәүгә килә, татарчадан башка бер сүз дә белми. Кафега тамак ялгап алырга керә, бар стойкасы артында негр тора. Абзый бөтен белгән русчасын эшкә җигә:
— Я не понимаю тебя. — Ну адин чашка чай, дыуа ыштук коймак инде.
— Бер чәшке чәй, ике коймак, шуны да аңламыйсың… — дип аптырап татар өстәлгә 100 доллар акча куя. Негр шундук җанланып китә:
— Духовкада бәлеш тә бар, җылытып китеримме?
Ике пеләш татар кычкырыша.
– Ә син миннән пеләшрәк! –
Ничек ул, синең дә, минем дә бер бөртек чәч юк!
— Син гаилә башлыгы, үзең хәл ит.
— Нишләп мин булыйм ди инде… Без гел барсын да бергә хәл итәбез ич.
— Барыбер, син — гаилә башлыгы.
— Бәхәсләшмә минем белән! Шул минуттан алып ир — гаилә башлыгы.