Әлшәй хәбәрләре
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк!
8 апрель 2019, 02:00

Елмаеп алыйк әле

Чукча автосалонга машина сатып алырга килә. Консультант бер машинага күрсәтеп:-Менә бу Форд Фокус.

Чукча автосалонга машина сатып алырга килә.

Консультант бер машинага күрсәтеп:

-Менә бу Форд Фокус.

-Ә аның фокусы нидә?

-Утыр, күрсәтәм.

Утыралар да чыгып китәләр.

-Әнә тегендә агач күрәсеңме? Хәзер күзеңне йом, үтәли чыгабыз.

Чукча күзен йома, ә консультант агачны урап уза да:

-Менә күрдеңме? – ди.

-Сатып алам!

Чукча машинаны сатып алгач, дусларын утырта да:

-Әнә агач күрәсезме? Хәзер күзләрегезне йомыгыз! – ди.

Туп-туры агачка барып бәрелә дә кычкырып җибәрә:

-Кайсы сантыегыз күзен йоммады?


Автобуска бер исерек керә. Кондуктор аннан акча сорый. Исерек акчасы юклыгын әйткәч, кондуктор ачуланып:

—Аракы эчәргә акча каян алдың соң? -ди.

—Дустым сыйлады.

—Ә нигә юлга биреп җибәрмәде?

—Нишләп бирмәсен?- дип костюмының эчке кесәсеннән бер шешә аракы чыгара теге.


—Күрше, нәрсә булды? Йөзең качкан.

—Әй, кичә шәһәргә барган идем. Банк каршындагы парктан бер кап 100 сумлык акчалар таптым. Өйгә алып кайттым. Тик күңелне нәрсәдер тырный барыбер. Санап карасам: 100 сум тулмый! Әйтәм бит, күңелне нәрсәдер тырный дип...


**

—Ризыгың тәмле түгел, дип зарлана минем карт.

—Атнага ике генә мәртәбә ашатып кара.

**

Ике маймыл граната тотып бара.

—Шартласа, нәрсә эшлибез?— ди берсе куркып кына.

—Тапкансың куркыр нәрсә. Миндә тагын берәү бар!


“Өмет” гәзитеннән.

Фото: Яндекс

Читайте нас: