Өч яшьлек оныгым Эльдар балалар бакчасында. Тәрбиячесе барысына да фломастерлар таратып бирә һәм үзләре теләгән рәсемне төшерергә куша. Эльдар альбом битенә күп итеп нокталар куеп чыга. Тәрбиячесе:
-Эльдар, син нәрсә төшердең?
Оныгым шундый итеп тәрбиячесенә карый да:
-Үзегез күреп торасыз бит, фломастер эзләрен, дип җавап бирә.
Эльдар безгә кунакка килгәч әтисе белән әнисенең туйда төшкән фотоларын күрде дә:
-Кемнәрнең туе ул, дип сорады.
-Син ул чакта юк идең әле.
-Ничек юк идем. Кайда булганмын соң?
-Син беркайда да түгел, юк идең әле.
-Ә, аңладым, һәрвакыттагыча, икенче нәнәемә калдырып, үзләре генә туйга киткәннәр.