- Мал-мөлкәтне икегә бүләбез?
- Бүләбез! Машиналарны да!
- Рәхим ит! Джип – миңа, кер юу машинасы – сиңа.
Операция өстәлендә бер иркәй ята. Операцияне кияве-хирург ясаячак. Ир табибка карап:
- Онытма, кияү, минем белән бер-бер хәл була калса, әбиең сиңа күченеп киләчәк.
Иртән уяндым да уйлыйм: “Эх, менә хәзер торам да – таулар күчерәм!”
Аннары икенче якка әйләнеп яттым да: “Әй, торсыннар ла... Нигә табигать эшенә тыкшынам әле”
Ак гөмбә белән чебен гөмбәсе үсеп утыра, ди. Карасалар, гөмбәче килә!
- Хәзер кисә башлый! - дип әйтә ди ак гөмбә, куркуыннан агарып.
- Сине, бәлки, кисмәс тә, картайгансың, ә минем чырайга итеге белән тибә инде бу! – ди икән чебен гөмбәсе.