Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк!
9 октябрь 2019, 02:00

“Башкача никак!” (Тормыштан алынган мәзәк)

Туй – күңелле мәҗлес. Әлбәттә, бүген ул кыйммәтле күлмәк алып, “массовка” ролен башкарган кунакларны арттан ияртеп, көн буе фотога һәм видеога төшеп йөрүгә, кичен мөмкин кадәр азрак сүз белән котлап, күбрәк уйнап күңел ачуга кайтып кала.

Туй – күңелле мәҗлес. Әлбәттә, бүген ул кыйммәтле күлмәк алып, “массовка” ролен башкарган кунакларны арттан ияртеп, көн буе фотога һәм видеога төшеп йөрүгә, кичен мөмкин кадәр азрак сүз белән котлап, күбрәк уйнап күңел ачуга кайтып кала. Кода-кодагыйлар, кода-кодачалар бер-берсен яхшырак белү түгел, исемнәрен дә хәтерләрендә калдырмыйча таралышалар. Ә бит әле 5-10 ел элек кенә йолалы, кодалы, ашка алышлы иде туйлар. Бигрәк тә авылда күңелле үтә иде алар. Шундый туйларның берсендә булган кызык хәл турында бу язма.


...Кыз ягында туйны ашка алалар. Хуҗа гадәт буенча кунакларны ихластан кыстый. Бер уңайдан үзенең рюмкасындагы аракыны да җылытып тормый. Ә кода кеше, киресенчә, җае чыккан саен рюмканы читкәрәк этә. Әлеге хәлне күзәткән хуҗабикә кичке туйга иренең “рәте” калмас дип борчыла башлый һәм чираттагы тәнәфестән кергән кунаклар өстәл артында урын алган арада кода каршындагы иренең рюмкасына су салып куя.

– Сез мине сатмагыз инде, артык йомшарып китәр дип кенә куркам, – ди.

Шул арада хуҗа үзе дә күренә һәм керә-керешли кода каршына килеп баса.

–Юк, кода, булмый бу! И, сыйлыйм, и, сыйлыйм, сыңар күзеңә дә чыкмый. Син су эчеп кенә утырасың бугай. Мә әле, булмаса, минем рюмканы ал. Үзеңнекен миңа бир! - дип кунак каршындагы аракылы рюмканы алып үзенең сулысын суза.

Кунакларның борын төбеннән генә елмаеша башлавын сизеп, өстәп куя:

- А как же! Башкача никак!

Бу сүзләрдән соң табын артындагылар сүтелеп көләргә керешә.

Кода исә теләкләр тели-тели беренче тапкыр кулындагы рюмкасын төбенә кадәр эчеп куя. Килештереп йөзен дә сыткан була әле.

Моны читтән күзәткән хуҗабикә авызын ачса да, үз хәйләсен чишә алмый, башын гына чайкап көлә. Иренең ризыгына язган булгач, күрәсең, чыннан да “башкача никак”...


"Өмет" гәзитеннән.

Фото:pixabay.
Читайте нас: