Тәрбияченең балалар бакчасында беренче эш көне. Берүзенә өч төркем бала. Кич җитүгә барсын да әти-әниләре килеп ала, ә бер бала кала. Килеп алучы юк. Утыра инде шулай комлыкта сабыр гына уйнап, ярты сәгать үтә – килүче күренми. Тәрбияче борчыла башлый, бала янына килә.
– Кем алырга тиеш сине бакчадан?– Әти. Ну, әти тек әти инде. Ир кешенең эше бетәмени, берәр җирдә тоткарланадыр. Утыралар тыныч кына, көтәләр. Ә әти юк та юк. Бөтен бакча бушап кала хәзер, каравылчыдан башка кеше юк. Тәрбияче ата-аналар исемлеген алып чыга. Шалтыратырга кирәк ич инде, болай булмый. Малайдан сорый:
Тәрбияче бар исемлекне актарып чыга – баланың исеме юк. Тагын бер тапкыр карап чыга – өстән аска тикшереп карый, аннан соң – астан өскә. Юк малайның исеме.
Нәрсә эшләргә хәзер? Үз төркеменнән булса, өенә генә алып китәр иде дә әти-әнисенә шалтыратыр иде. Ә монда... Һәм иң кызыгы, берни булмагандай уйный малай. Бернәрсәгә исе китми. Гадәттә, әти-әнисе килеп алмаса, бала тынгысызлана башлый ич инде, я еларга тотына, я башкача көйсезләнә. Ә бу малай... Бармы-юкмы аңа әти-әнисе... Тәрбияче курка төшә хәзер, борчыла, дулкынлана башлый.
– Кайчан киләчәк инде ул сине алырга?
Баланың тыныч кына әйткән сүзеннән тәрбияче бөтенләй куркуга төшә. Ничек инде килмәячәк?! Гадәттә, әти-әнисе килмәсә... Ә бу малай шундый тыныч... Тәрбияче хәзер калтырана башлый. Нәрсә эшләргә? Кемгә шалтыратырга? Бу көенчә дә түзү авыр, юкка-барга шау-шу куптарсаң көлкегә калуың да бар. Аптыраган. Ни эшләргә дә белерлек түгел.
– Ә ник килмәячәк? – дип сорый тәрбияче, ниһаять, үзен кулга алып. – Әтиең нигә килмәячәк?
Һәм баланың тыныч җавабы тагын да шом өсти.
– Футбол карый, – дип тагын да тынычрак җаваплый малай, бернигә дә исе китмәстән. – Футбол караганда аны борчырга ярамый.
– Син бит аны эштә дидең.
– Һәм үзең футбол карый дисең.
– Тренер-фәлән түгелдер ич.
– Юк, тренер түгел. Ул футбол карый.
– Нинди эш соң ул шулай футбол карый торган? Әтиең кем булып эшли?
Бу сөйләшүдән тәрбияче үзенең кечерәя баруын тоя. Ишеткәннәре башына сыймый, йөрәген калтырану алган. Шулай да кирәкле сорауны бирә ала:
– Нинди балалар бакчасында?
– Безнең балалар бакчасындамы?
Хәзер малай моңа сәерсенеп карый. Әллә нинди сәер апа бу, әйбәтләп әйтеп торасың, ә ул берни аңламый, бер үк нәрсәне кабат-кабат сорый. Һәм малай тагын бер кат яхшылап аңлатырга була:
– Әйе инде, шушы балалар бакчасында каравылчы булып эшли. Мин аның янына кергәч: “Бар, ычкын моннан, футбол беткәнче күземә күренәсе булма”, – дип чыгарды. Көтеп утырам менә футбол беткәнен.
Һәм ул бөтенләй телсез калган тәрбиячегә төбәлә:
– Ә сез нигә һаман кайтмыйсыз?
Тәрбияче җавап табалмый. Малайга бу кирәкми дә, ул барсын да шундук аңлап ала:
– Ә-ә-ә, сезне дә футбол беткәнче өйдән куып чыгардылармыни?..