Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк!
6 ноябрь 2019, 02:00

Балалар сөйләшә

Кунакка килгән бер әби өйдәге бәләкәч малайдан:

Кунакка килгән бер әби өйдәге бәләкәч малайдан:

-Улым, син кемнән ныграк куркасың, әтиеңнәнме, әллә әниеңнәнме?-дип сорый.

-Картәнидән.

-Ничек инде, ул карт бит.

-Карт кычыткан ныграк чага шул, - дигән малай.

***

Балалар бакчасында ике малай сөйләшә.

-Мин шулкадәр куркам, - ди берсе.

-Нәрсәдән?

-Әтием яңа машина алгач искесен сатты.

-Сатса соң?

-Ә хәзер әнием “яңа малай” алып кайтырга уйлый...


Фото:pixabay.
Читайте нас: