Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк!
3 декабрь 2019, 14:20

Марат Кәбировтан сатира һәм юмор

Соңгы вакытта матбугатка игътибар иткәнегез бармы?

Сезнең якта күкәйне ничек дип атыйлар? Тавыкныкын? Йомырка диләрме? Шулай дөресрәктер инде ул. Әдәби телдә дә шулай дияргә кушалар. “Тавык йомырка салды, саескан төшеп алды...” Безнең якта “күкәй” диләр. Кечкенәдән шулай дип үскәч, хәзер дөрес булсын дип кенә “йомырка” дип әйтеп булмый. Алай гына да түгел әле... Менә “йомырка” дип язасың, ә күз алдына гел күкәй килә.

Соңгы вакытта матбугатка игътибар иткәнегез бармы? Бөтен Русия күкәй турында сөйли. Тавыкныкы турында. Сөйләрлеге дә бар икән. Беренчедән, яңа елдан соң аларга хак арткан. Үзләре дә бик сөенәләрдер... Бәясе күтәрелсә, кем дә сөенер иде.
Күз алдыгызга китерегез менә, сез тыныч кына кибет киштәсендә ятасыз. Бәягез артык югары түгел — дистәгезгә 50 сум. Ә кешеләр Яңа елны каршылый, колбаса, шәраб, торт алалар. Сезгә борылып та караучы юк. Яңа ел туа. Таңда сез уянып китәсез — кибеткә кешеләр кереп тулган. Болар инде кичәгедән башларын арындыру өчен дәва эзләргә тиеш. Сезгә борылып караучы да булмаска тиеш. Ә болар! Һәрберсе сезнең янга килеп, күзләрен уып-уып тора, тотып карыйлар, тел шартлаталар. Һәм сез шунда эшнең асылын аңлыйсыз — дәрәҗәгез күтәрелгән. “Төн чыкканчы йон чыккан”, — дияр иде халык мәкале булса.
Ләкин сез бер төн эчендә бәягез күтәрелүне күз алдына да китерә алмыйсыз. Чөнки сез — кеше генә. Ә Русиядә кешенең бәясе беркайчан да арта белмәде. Бәяң күтәрелсен өчен я монда яшәмәскә, я күкәй булырга кирәк.
Башка бер нәрсәнең дә хакы артмаган. Ит тә, сөт тә, он да, чүпрәк-чапрак та, хәтта Гомәр Хәйям китаплары шул килеш. Бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли…
Ләкин эш моның белән генә дә бетмәгән икән әле. Элек бер капка ун йомырка сала торганнар иде бит. Ә хәзер капның формасын үзгәрткән­нәр дә анда тугыз гына күкәй салганнар. Вәт, менә кибеткә кердең. Шул ук хакка бер дистә дип сатып алдың. Ә бер күкәең юк. Син бер начар юлда да йөрмәдең, авызың да ачык түгел иде, беркем дә бер җиреңә дә үрелмәде. Ә ул юк.
Менә шуны сизгән Русия халкы пыр тузына хәзер. Интернетта тикшерәләр, гәзит­ләргә язалар, телевизордан күрсәтәләр, радиодан сөйлиләр. Барча кешедә күкәй хәстәре. Җитәкчеләр шул хакта баш вата. Җитештерүчеләр, акланып, чыгыш ясый: “Тугыз күкәй сыешлы капларны без хезмәтләндерү сыйфатын яхшырту өчен генә чыгарган идек, унау сыешлылары да бар”, — диләр. “Бардыр, бардыр, алардан булыр”, — дип хуплый җитәкчеләр һәм бөтен игътибарны күкәй проблемасына юнәлтә.
Сезнең якта ничек атыйлар әле аны? Юк, алай түгелдер. Йомырка түгелдер, күкәйдер ул. Йомырка булса, аның үзгәрүен беркем дә сизмәс иде. Ә бит аңа кадәр дә үзгәргән нәрсәләр күп булды. Май. Бер литр итеп саталар иде элек. Шешәләре шундый иде. Аннан соң 900 граммга калды, бераздан 750леләре дә барлыкка килде. Беркем берни сизмәде. Сөт каплары да шулай бер литрдан 900 граммга әйләнде. Сизүче табылмады. Саный китсәң, күп инде ул — оны да, шикәре дә, колбасасы да, сыры да... Бәяләре шул килеш, ә күләме азая. Аларына беркем берни дәшмәде...
Хәтта пенсия яшен ­кү­­тәр­гән­дә дә беркем бер сүз әйтмәде. Хәер, анысы аң­лашыла инде, Русиядә беркем дә үзен шул яшькә кадәр җитәрмен дип уйламый. Әгәр гомереңнең озынлыгына ышанычың юк икән, хет йөз яшькә кадәр озайтсыннар — барыбер. НДС күтәрелүгә дә каршы килүче күренмәде. Хәтта Русиядә яшәүче вак-төяк милләтләрнең телен кискәндә дә эндәшүче юньләп күренмәде. Ә күкәйгә килеп җиткәч...
Монда һәркем үз сүзен әйтергә тиеш. Чөнки бернинди хөкүмәтнең дә анда үрелергә хакы юк. Бәясен күтәрсә күтәрсен, тик урламасын да, кыскартмасын да, кисмәсен дә. Русия халкы өчен күкәй — иң изге нәрсә. Тавыкныкы, әлбәттә.
Читайте нас: