Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк!
12 февраль 2020, 12:00

Уяулык

Чәй эчеп савыт-сабаны җыештырып куйгач, Сәмига эшкә җыена башлады.

Чәй эчеп савыт-сабаны җыештырып куйгач, Сәмига эшкә җыена башлады.
Көч-хәл белән оек-носкиларын эзләп тапты. Шулчак башына кылт итеп: «Мин газны сүндердемме соң әле?»—дигән уй килеп төште. Оегын киеп тә бетермәгән килеш, кухняга йөгереп чыкты. Карады, күрде: газ сүндерелгән иде. Сәмига бүген кибеткә керәсен, азык-төлек аласы барлыгын исенә төшерде. Китек борынлы чәйнек эченнән соңгы йөзлекне тартып чыгарганда: «Туктале, мин форточкаларны яптыммы соң?» — дип уйлап куйды. Карады, тикшерде: форточкалар яхшылап ябылган иде. Чәчен тарарга дип көзге каршына килеп басуга, башындагы термобигудиларны күреп алды да, күңеленә килгән шикле уйга буйсынып, кабат кухняга керде. Карады, күрде: газ сүндерелгән иде. Кичтән үтүкләп куйган күлмәген кия башлаган иде, кинәт куркыныч күренеш күз алдына килеп, йөрәге жу итеп китте! Ашыга-ашыга фатирындагы бөтен розеткаларны тикшереп чыкты. Берсенә дә үтүк тыгылмаган, суыткыч тоташтырылганын санамаганда, биш розетка да, пар «күзләр»ен чекерәйтеп, тугры эттәй, Сәмигага төбәлгән иде. Ниһаять, хатын тынычланып урамга чыкты. Подъезд төбендә генә җыелып торган суны күргәч, тагы бер шикле уй миен яндырып үтте: «Кранны бормадым бугай!» Йөгереп өенә кире керде, ванна бүлмәсенә күз салды: краннар ныклап борылган, су агу түгел, тамарлык та түгел иде! Кергән-кергән берьюлы барысын да тикшерим дип, Сәмига тагы бер кат газ, су краннарын, розеткаларны, форточкаларны карап чыкты. Шуннан соң, «бисмилла»сын укый-укый, Аллага тапшырдым, дип, эшенә китте. Әмма ярты юлдан кире борылды, чөнки аны бер борчулы уй сагаерга мәҗбүр итте: «Ишекне бикләдемме соң?» Кайтты, күрде: ишек бикле иде…
Ул эшкә килеп җиткәндә, кызлар төшке ашка кайтырга җыенып, конторны бикләп торалар иде. Сәмига апаларын күргәч, барысы да берьюлы диярлек:
— Форточканы яптык, сейфны бикләдек, бөтен әйберне сүндердек… — дип хисап бирә башладылар.
Сәмига аларга шикле караш ташлады да, ишекне кабат ачтырып, конторга кереп китте…
Читайте нас: