Төн. Караңгы почмакта ике кеше очраша. Шуларның берсе сорап куя:
— Якын-тирәдә милиция юктыр бит?
— Юк, — дип җавап бирә икенчесе.
— Ул вакытта өс киемеңне сал.
Укытучы үзенең коллегасына зарлана:
— Ай, эләкте миңа аңгыра балалар. Аларга теорема аңлатам — аңламыйлар. Икенче тапкыр аңлатам — аңламыйлар. Өченче мәртәбә аңлатканда үзем дә аңладым, барыбер аңламыйлар.
— Кадерлем, син “Ничек итеп йөз яшькә кадәр яшәргә?” —
дигән китап алып кайткан идең. Шуны һич тә таба алмыйм.
Кая китте икән ул?
— Синең әниең укый башлагач, мин аны чыгарып ташладым.
Ит сата торган кибеткә ашыгып бер хатын-кыз килеп керә.
Сатучы суыткычта калган бердәнбер тавыкны чыгарып үлчәүгә куя. Үлчәү төгәл бер килоны күрсәтә.
Сатучы тавыкны кире куя да яңадан шуны ук алып сала һәм үлчәүгә бармагы белән баса. Үлчәү кило ярымны күрсәтә.
— Шәп! Миңа икесен дә бирегез!
— Рәшиттән хатыны киткән.
— Шулаймыни? Кәефе ничек соң?
— Хәзер тынычланды инде. Башта шатлыгыннан хыялланыр дип курыккан идек.