Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк!
14 февраль 2020, 19:35

Гашыйклар көнендә көлик әле бер

14 февраль – Гашыйклар көне

Гашыйклар көнендә хисләргә бирелеп китеп, хатыныма хезмәт хакымны тулысынча тоттырдым. Ни дәрәҗәдә ахмаклык кылганымны аның башка айларда җитми калган акчаларны таптыра башлавыннан соң гына аңладым...
**
14 февральгә сөйгән кызым миңа сыра кружкасы бүләк итте, ә мин аңа – алтын алкалар. Кыргыйларның алтынын ялтырап торган пыялага алдатып алу гадәте әле дә яши, мин сиңа әйтим...
**
14 февраль... 23 февраль... 8 март...
Ә бәлки аларның барысын да бер бәйрәмгә берләштерергәдер: Ватанны саклаучыларга гашыйк хатын-кызлар көне, мәсәлән.
**
–Җаным, син миңа Гашыйклар көненә нәрсә бүләк итәсең?
–Әгәр берни дә бүләк итмәсәм?
–Алайса 23 февральгә бүләк алмыйсың!
–Чынмы? Аллага шөкер, килештек алайса. Яңа елга бүләк иткән носкиларың бар әле.
Читайте нас: