–Әнием, урамда кемдер ярдәм сорап кычкыра, чыгып керимме?
– Өйдә генә утыр. Нәрсәләр булганын иртәгә интернеттан укып белерсең!
– Профессор, минем улымны скрипкада уйнарга өйрәтегез әле.
– Чакырганда килә инде...
Кечкенә Шамил урамнан килеп кергәч, әнисе аның өс-башын күреп куркып киткән:
— Әбәү, ни булды, балам, кайда бу хәтле пычрандың?
— Шушы өр-яңа чалбарың беләнме?
— Ә мин аны салырга өлгермәдем.
Нәсим урамнан танавын канатып кайткач, әнисе аны бик каты орышырга тотынган.
— Белдем мин, белдем, уеныгызның сугыш белән бетәсен, алдан ук сизеп тордым!
— Белеп торгансың, ә миңа әйтмәгәнсең,— дигән.
Бер нәни кыз әнисенә аш бүлмәсеннән кычкыра, ди:
— Әни! Сөт чиләгенә тычкан төшкән!
— Төшсә ни нишләтәсең инде. Алып ташлагансыңдыр бит? — дигән әнисе.
— Юк, тотарга курыктым. Тычканны тотарга дип песине дә чиләккә ташладым.
— Ашың тәмсез, кызым, итне юмыйча салдыңмы әллә?–дип сораган ди бианасы килененнән.
— Юдым, әни, юмый буламыни! Өч кат сабынлап юдым, – дип җаваплаган килен кеше.
Хатыны атна буе төрле гаепләр табып колак итен ашагач, ире түзми, таныш табибына шалтыратып:
-Әкълимә апаң бик каты чирләде. Зинһар бүлнискә сал,– дип ялвара һәм хатынын иртүк табибка җибәрә. Төшке ашка кайтса, тегесе өйдә утыра.
Ир яңадан танышына шалтырата.
–Хатының сау-сәламәт, анализлары тәртиптә,– ди табиб.
–Соң, ярып карап булмады мыни, берәр чире табылган булыр иде әле,–дип елар дәрәҗәгә җиткән ир.
Бер хатын күрше карчык янына кергән дә:
–Төшемдә яшь бозау күргән идем, ни булыр икән? — дип сораган.
– Үскәч, сыер булыр,— дигән карчык.