Ике пеләш татар кычкырыша.
– Ә син миннән пеләшрәк!
– Ничек ул, синең дә, минем дә бер бөртек чәч юк!
– Синең башың зуррак!
Марсиан көндәлегеннән.
20 октябрь. Японнар килде. Нанотехнологияләр ярдәмендә безнең бункерларны биш сәгать эчендә ачып керделәр һәм “суши” өләштеләр. Тәмле булды, әмма барыбызга да җитмәде. Японнарны ашадык.
21 октябрь. Американнар килде. Алдынгы технологияләр һәм атом коралы ярдәмендә бункерларны ике сәгать эчендә ачып керделәр һәм “гамбургер” өләштеләр. Тәмле булды, әмма барыбызга да җитмәде. Американнарны ашадык.
22 октябрь. Татарлар килде. “Анаңны ” дип башланган серле сүз һәм балталар ярдәмендә бункерларны ярты сәгать эчендә ватып керделәр һәм “маңгаеңа бирәм” өләштеләр. Тәмле булмады, әмма барыбызга да җитте.
Бер малай мәктәптән өенә кайтып керә:
– Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
– Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр!