Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк!
16 апрель 2020, 13:35

Әй, кызык!

Бәхетле гаилә тормышы нинди ул**

Бәхетле гаилә тормышы ул – узып баручы кыздан күзеңне алмый карап торганнан соң: “Туны матур, хатынга да шундыйны алырга кирәк” , - дип уйлау.
**
Япониядә каракларны тота торган робот уйлап тапканнар. Шуның ярдәмендә Япониядә 5 минут эчендә 100 каракны тотканнар. Америкада 5 минут эчендә 200 угрыны кулга алганнар. Ә Русиядә 5 минут эчендә әлеге роботны кемдер урлап алып киткән...
**
Бер егет сөйгән кызына “Бу абонент сезнең үзенә кияүгә чыгуыгызны сорый” дип смс җибәргән. Бераздан аңа: “Хөрмәтле абонент! Сезнең исәптә әлеге операцияне башкару өчен җитәрлек акча юк”, дигән җавап килгән.
**
-Сөеклем, син нинди хатын-кызларны яратасың: акыллыларынмы әллә чибәрләренме?
-Берсен дә яратмыйм. Син бит беләсең, мин бары тик сине генә яратам.
**
Кибеттә чиратта торганда бер ир акча янчыгын ачып карый да, һушыннан язып егыла. Аңына китергәч, аннан сорыйлар:
-Нәрсә булды?
-Хезмәт хакының хатынга бирәсе өлешен үземә калдырганмын.
-Шуннан?
-Аңа үземә калдырасы өлешен биргәнмен бит!
**
Олы яшьтәге бер ир офиска эш эзләп килә.
-Кызганычка каршы, сез безгә туры килмисез. Безгә яшь, иҗади яктан үсәргә сәләтле кеше кирәк.
Ир:
-Шулай да сез минем телефон номерын язып алып калыгыз. Барысы да иҗади яктап үсеп, эшләргә кеше калмагач, шалтыратырсыз.
**
Метрода берәү кычкырып җибәрә:
-Ярдәм итегез! Улымның тамагына 1 сумлык тимер акча тыгылды!
Халык төркеменнән этә-төртә бер юан гына хатын килеп чыга һәм малайны җилкәсеннән тотып нык кына селки. Малайның авызыннан тимер акча чыгып оча.
Баланың әтисе ихтирам белән:
-Бик зур рәхмәт! Сез “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә эшлисездер, мөгаен?
-Юк, мин салым җыючы!
Читайте нас: