Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк!
12 март 2021, 12:32

Мәзәкләр

Белдерү: “Бик акыллы этебез югалды. Шарик! Әгәр бу белдерү синең күзеңә чалынса, зинһар өчен, өйгә шалтырат!”

– Каһәр төшкән кыш! Машиналарның замоклары ката – ача алмыйм.
– Ә син кайнар су агызып кара.
– Җүләрме әллә син?! Машина урларга Казан урамнары буйлап кулыма чәйнек күтәреп баруымны күз алдыңа китерә аласыңмы?
Закон алдында бөтен кеше дә тигез: кыш буе теплотрассада яшәгән бомжга язын җылылык өчен түләргә квитанция китерделәр.
Эскәмиядә ике әби утыра. Берсе – икенчесенә:
- Бар иде безнең дә яшь һәм матур чаклар – бигрәк тә мин. Ә хәзер картайдык һәм ямьсезләндек – бигрәк тә син.
Белдерү: “Бик акыллы этебез югалды. Шарик! Әгәр бу белдерү синең күзеңә чалынса, зинһар өчен, өйгә шалтырат!”.
Укытучы үзенең коллегасына зарлана:
— Ай, эләкте миңа аңгыра балалар. Аларга теорема аңлатам — аңламыйлар. Икенче тапкыр аңлатам — аңламыйлар. Өченче мәртәбә аңлатканда үзем дә аңладым, барыбер аңламыйлар.
Төн. Караңгы почмакта ике кеше очраша. Шуларның берсе сорап куя:
— Якын-тирәдә милиция юктыр бит?
— Юк, — дип җавап бирә икенчесе.
— Ул вакытта өс киемеңне сал.
Хатын иренә:
— Кадерлем, син “Ничек итеп йөз яшькә кадәр яшәргә?” —
дигән китап алып кайткан идең. Шуны һич тә таба алмыйм.
Кая китте икән ул?
— Синең әниең укый башлагач, мин аны чыгарып ташладым.
Төнлә ир кеше ниндидер тавыштан уянып китә. Күзен ачса, берәү шкаф тартмаларын актарып маташа.
— Әй, син, нәрсә эзлисең анда?
— Акча!
Ир кеше аркасы белән үк борылып ята.
— Тапсаң — уят.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: