Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Беркем дә онытылмый
8 декабрь 2017, 02:00

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары

Илебездә туумны арттыру максатында гаиләләргә ярдәмкүрсәтү буенча чаралар комплексы тормышка ашырылачак.

Илебездә туумны арттыру максатында гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча чаралар комплексы тормышка ашырылачак. Русия Президенты Владимир Путин Балалар мәнфәгатендә милли гамәлләр стратегиясен тормышка ашыру буенча координацион совет утырышында шушы хакта белдерде.
2018 елның гыйнварыннан ук айлык акчалата түләү билгеләнәчәк, ул беренче бала туган очракта биреләчәк һәм бала яшь ярымлык булганчы түләнәчәк, дип билгеләде Президент. Аның суммасы уртача 10,5 мең сум тәшкил итәчәк, түләү балалар өчен Федерация субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнәчәк. Бу пособие адреслы булачак һәм гаиләнең кереме исәпкә алыначак.
Шулай ук дәүләт башлыгы ана капиталы программасы срогын 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтырга, мохтаҗ гаиләләргә аны файдалануның өстәмә мөмкинлекләрен кертергә тәкъдим итте.
Икенче һәм өченче балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң дөньяга килгән гаиләләр өчен ипотека буенча махсус программа да кабул ителәчәк. “Беренчел базарда торак сатып алып яки элек алынган ипотека кредитларын рефинанслап, гаиләләр 6 проценттан артык процент ставкасы белән дәүләттән субсидия алуга исәп тота алачак”, - диде Путин.
Президент әйтүенчә, шушы һәм башка чаралар Русиядә алдагы ун елда халык санын киметүгә юл куймау һәм хәлне тотрыкландыру мөмкинлеге бирәчәк.
Читайте нас: