Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Беркем дә онытылмый
13 февраль 2018, 02:00

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен күзәтегез

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен күзәтегез
Күптән түгел республиканың баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов күңелсез статистика белән таныштырды: былтыр юлларда 512 кеше һәлак булган, республика Идел буе федераль округында юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар саны буенча лидер булып тора.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге ЮХХДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Салават Котлыев белән әңгәмәбез районыбызда юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында барачак.
-Салават Муса улы, ел дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре өчен тыныч үттеме?
-Былтыр районда 30 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, анда дүрт кеше һәлак булды, 44 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Юлдагы һәр авария – ул, һичшиксез, фаҗига, челпәрәмә килгән язмышлар, сәламәтлеккә зыян китерү. Тик бер нәрсә тынычландыра: 2016 ел белән чагыштырганда юл-транспорт вакыйгалары саны 3кә кимеде. Һәлак булучылар саны да азайды. Әгәр 2016 елда аварияләрдә 8 кешенең гомере өзелсә, 2015 елда исә һәлак булучылар саны 12гә җиткән иде.
-Үлемгә китергән юл-транспорт аварияләрендә элекке кебек, руль артына эчкән килеш утырган шоферлар гаеплеме?
-Кызганычка каршы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен күзәтмәгәннәрне җинаять җаваплылыгына тарттыру турындагы яңа законнар да куркытмый. Алты шоферның юл-транспорт вакыйгасына эләккән мәлдә исерек булуы ачыкланды. Ел дәвамында дәүләт автоинспекторлары исерек 312 водителне кулга алды.155 шофер транспорт чараларына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, ә 47 шоферга карата арест кулланылды.
Бу - зур саннар, идарә итү хокукыннан мәхрүм итү дә, зур штраф салынуы да, яңадан кагыйдә бозган өчен җинаять җаваплылыгына тарттыру да эчкән килеш руль артына утырырга яратучыларны туктатмый. Саннар да шушы хакта сөйли. 2016 елда транспортка яңадан эчкән килеш идарә иткән өчен – 46 кешегә, ә 2017 елда инде 70 шоферга карата җинаять эшләре кузгатылды.
-Былтыр район юлларының авария куркынычы булган хәвефле участокларында – республика дәрәҗәсендәге Чишмә – Кыргыз-Миякә автомагистральләрендә светофорлар һәм камералар куелды. Бу юл хәрәкәте хәвефсезлегенә уңай йогынты ясадымы?
-Әлбәттә, уңай йогынтысы булды. Бу участокта ел саен юл-транспорт аварияләре нәтиҗәсендә җәяүлеләр һәм пассажирлар һәлак була яки имгәнә иде. Юл хәрәкәтен көйләүче җиһазлар, тизлекне арттыруны теркәү камералары һәм юл билгеләре куелгач, хәл уңай якка үзгәрде. Аварияләр саны кимеде, шоферлар да тәртиплерәк була башлады.
Быел шулай ук шушы автоюл участогында, 78нче километрдан 81нче километрга кадәр (Медиклар урамы чатыннан алып Раевкадан Шафранга таба чыккан юлга) яктырту җиһазлары кую планлаштырыла.
-Салават Муса улы, сүз юлларда тәртипне саклау турында чыккач, шуны белге килә: мондый сыйфат безнең шоферларга хасмы?
-Үкенечкә каршы, юллардагы тәртип элеккечә аксый. Ел дәвамында 7390 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Каршы хәрәкәт юлына чыгу, тимер юл переезды аша үтү кагыйдәләрен күзәтмәү кебек закон бозулар еш теркәлә. Хәтта шундый хәлләр дә була, автомобиль йөретүчеләр маячоклары кабызылган һәм махсус тавыш сигналы куелган транспортка игътибар итми. Шулай ук безнең шоферларга хас тагын бер еш кагыйдә бозу очрагы – җәяүлеләрне санга сукмау – аларга юл бирергә теләмәү.
-Күп кенә автомобиль йөртүчеләрне шофер таныклыгын алмаштырганда яңадан имтихан тапшырырга кирәк икән, дигән мәгълүмат борчуга салды.
-Барлык төр транспорт чараларын йөртүчеләрне тынычландырырга телим, гамәлдә булу срогы беткәннән соң шофер таныклыкларын алмаштыруга бәйле үзгәрешләр канунияткә кертелмәде. Димәк, яңадан имтихан тапшырулар булмаячак. Бу идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәннәргә генә кагыла.
Форсаттан файдаланып, шоферларга һәм җәяүлеләргә тагын да бер тапкыр шуны әйтке килә: хокуки аңыбыз үзгәрми торып, бернинди катгый законнар да юллардагы фаҗигаләрдән коткармаячак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз – юл хәрәкәте кагыйдәләрен күзәтегез.
Фәнүзә СУФИЯНОВА язып алды.
Былтыр районда балалар катнашлыгында бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, анда бер бала тән җәрәхәте алды. Юл хәрәкәтендә катнашкан балаларга хәвефсезлек кагыйдәләрен аңлату өчен, автоинспекторлар, мәктәп укучыларын җәлеп итеп, даими рәвештә искәртү чаралары үткәрә.
Читайте нас: