Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Беркем дә онытылмый
16 февраль 2018, 02:00

Барысын да урында хәл итәргә мөмкин

– Мин паспортны югалттым. Башка документ белән сайлап буламы? – Бу очракта Миграция федераль хезмәтендә Русия Федерациясе гражданы булуыгыз турында вакытлы танытма алырга һәм шуның белән тавыш бирергә кирәк.

– Мин паспортны югалттым. Башка документ белән сайлап буламы?


– Бу очракта Миграция федераль хезмәтендә Русия Федерациясе гражданы булуыгыз турында вакытлы танытма алырга һәм шуның белән тавыш бирергә кирәк.
Моннан тыш, сез хәрби билет яки аның вакытлыча күчермәсен, әгәр Русиядән читтә яшәсәгез, чит ил паспортын да файдалана аласыз.
– Кабинага икәүләп керергә ярыймы?
– Закон буенча тавыш бирү яшерен булырга тиеш.
Әгәр сайлаучы үзе бюллетень тутыра алмаса, ул башка сайлаучыдан ярдәм сорый ала. Әмма аңа урындагы сайлау комиссиясе әгъзалары, кандидатлар һәм аларның ярдәмчеләре, күзәтүчеләр ярдәмгә килергә хаклы түгел.
– Сайлау вакыты минем өчен уңайлы түгел, алданрак килеп сайларга ярыймы?
– Юк. Чөнки закон сайлаулар вакытын төгәл билгели. Аннан алда да, аннан соң да сайлау бюллетеньнәре бирелми.
– Әгәр сайлаучылар исемлегендә үзеңнең исем-фамилияңне тапмасаң нишләргә?
– Әлеге исемлек белән сайлауларга 20 көн кала ук танышырга мөмкин. Әгәр анда үзегез турында мәгълүмат тапмасагыз, урындагы сайлау участогына мөрәҗәгать итә аласыз. Анда 24 сәгать эчендә сезгә җавап бирергә тиешләр. Ә сайлау көнне моның өчен 2 сәгать вакыт каралган. Әлеге шартлар үтәлмәгән очракта, мәсьәләне югарырак сайлау комиссиясе яки суд хәл итә ала.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: