Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Президент сайларга өйрәнәбез”

Аксен авылы модельле китапханәсендә узган мавыктыргыч чаралар исәбенә ел саен Яшь сайлаучы көне дә керә. Илебезнең иң зур сәяси вакыйгасына кадәр өч атна алдан монда яшь буын вәкилләре өчен “Сыйныф президентын сайлау” хокукый уены үткәрделәр.

Аксен авылы модельле китапханәсендә узган мавыктыргыч чаралар исәбенә ел саен Яшь сайлаучы көне дә керә. Илебезнең иң зур сәяси вакыйгасына кадәр өч атна алдан монда яшь буын вәкилләре өчен “Сыйныф президентын сайлау” хокукый уены үткәрделәр.
Билгеләнгән тәртип буенча, сайлау кампаниясенә әзерлек алдан башлана, мәктәп җыелышында башта “Сыйныф лидерын сайлау турында положение” расланды, шулай ук сайлау комиссиясе оештырылды, сыйныф президентлыгына кандидатлар күрсәтелде һәм теркәлде. Бу вазыйфага дәгъвәчеләрнең һәрберсе (әйткәндәй, алар икәү иде) сайлау алды программасын төзеде һәм сыйныфташлары алдында чыгыш ясады, ә алар исә мәктәп тормышына кагылышлы мәсьәләләр буенча ачыктан-ачык сөйләшүдә актив катнашты.
Сайлау көнне балалар авыл китапханәсенә бюллетеньнәр өчен ящик һәм тавыш бирү өчен кабинкалар куелган сайлау участогына килде. Сайлау комиссиясе рәисе чараның башлануы турында игълан итте һәм Русия Гимны яңгыраганнан соң, тавыш бирү процедурасы башланды. Бу көнне сайлаучылар исемлеге, тавыш бирү өчен бюллетеньнәр, тавышларны исәпләү һәм сайлау нәтиҗәләрен игълан итү чын сайлаулардагы кебек булды.
18 марттагы сайлауларга әзерлек эше алып баруларына карамастан, 832нче участок сайлау комиссиясе әгъзалары - рәис урынбасары Лидия Юртаева һәм комиссия әгъзасы Физәлия Ишкилдина тавыш бирү барышын күзәтте. Оештыручылар яшь сайлаучыларның эшеннән канәгать калды һәм аларның арытабан да актив гражданлык позициясендә һәм инициативалы булуларын теләде.
Фәнүзә РӘСҮЛЕВА.
Читайте нас: