Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Беркем дә онытылмый
18 апрель 2018, 02:00

Диңгезчеләр батырлыгы - мәңге хәтердә

Республиканың Диңгез Җыелышы Хәрби-Диңгез Флоты сафында хезмәт иткән Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган Хәтер китабы булдыру инициативасы белән чыгыш ясады.

Республиканың Диңгез Җыелышы Хәрби-Диңгез Флоты сафында хезмәт иткән Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган Хәтер китабы булдыру инициативасы белән чыгыш ясады.
Башкортстанда Диңгез Җыелышы унбиш елдан артык эшли, аның безнең райондагы филиалы да шунча дәвер эш алып бара. Башкортстан диңгезчеләре күп кенә изге эшләр башкара, ветераннарга һәм солдат аналарына ярдәм итә, илебезнең хәрби тарихын өйрәнүгә, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә. Аларның инициативасы белән Уфаның Җиңү паркында тыныч вакытта хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Башкортстан диңгезчеләренә мемориаль комплекс ачу республика дәрәҗәсендә узган елның иң чагу вакыйгасы булды.
Башкортстан диңгезчеләре киләчәккә изге уй-хыяллар белән яши. Алар Хәрби-Диңгез Флоты сафында хезмәт иткән Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә Хәтер китабы булдыруга тотынган да инде.
-Инициатива төркеме бүген мәгълүмат җыю эшен башлады, - ди Әлшәй диңгезчеләре рәисе, отставкадагы II ранг капитаны Виталий Антоненко. – Форсаттан файдаланып, без район халкына шуны әйтергә телибез: әгәр сезнең туганнарыгыз яки якыннарыгыз сугыш елларында флотта хезмәт итсә, аларның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне, һәлак булган яки вафат булган көне, нинди флотта хезмәт итүе, сугыштан соңгы хезмәт биографиясе, наградалары турында мәгълүматны Диңгез Җыелышына хәбәр итсәгез иде. Безгә Башкортстан диңгезчеләренә бәйле теләсә нинди мәгълүмат кызыклы булачак. Аларның фоторәсемнәрен дә җибәрсәгез, бик яхшы булыр иде.
Кадерле гәзит укучылар. Әгәр сез флот ветераннары турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, шулай ук редакциягә дә хәбәр итә аласыз. Җыелган барлык материаллар республиканың Диңгез Җыелышы Хәтер китабында урын алачак. Һәм бу гына да түгел. Билгеле булуынча, республиканың Диңгез Җыелышы Уфаның Җиңү паркында тагын да бер истәлекле урын – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Башкортстан диңгезчеләренә мемориаль комплекс ачарга ниятли. Андагы истәлекле тактаташта сезнең әтиләрегез һәм картәтиләрегезнең исем-фамилияләре дә күрсәтеләчәк.
Үзегезне кызыксындырган сораулар белән 8-917-486-4700 телефоны буенча район Диңгез Җыелышы рәисе В. М. Антоненкога мөрәҗәгать итегез. Материалларны suker [email protected] электрон почтасына җибәрегез.
Фәнүзә СУФИЯНОВА әзерләде.
Читайте нас: