Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Беркем дә онытылмый
17 гыйнвар 2019, 02:00

Җирдә якты эз калдырган

Илебез тарихында мөһим вакыйга – 1943 елныңдекабрендә Төньяҡ-көнбатыш - Ленинград һәм Волхов фронтлары гаскәрләренеңЛенинград блокадасын өзүдә катнашкан 589нчы артиллерия полкы составында Балгаҗыавылыннан якташыбыз кызылармеец Ногман Гәрәев та була.

Илебез тарихында мөһим вакыйга – 1943 елның декабрендә Төньяҡ-көнбатыш - Ленинград һәм Волхов фронтлары гаскәрләренең Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан 589нчы артиллерия полкы составында Балгаҗы авылыннан якташыбыз кызылармеец Ногман Гәрәев та була. Шунысы әһәмиятле, нәкъ шул вакытта аның туган йортында уллары Җәгъфәр, Канзәфәр һәм хатыны Хәлимә белән бергә Ленинградтан эвакуацияләнгән бер хатын балалары белән көн күрә.
Батырлыкка иткән юл
Эшче-крестьяннарның Кызыл армиясенә Ногман Гәрәев 1941 елның августында алына. Кыска вакытлы әзерлек үткәннән соң ул полк артиллеристы итеп билгеләнә, нәкъ шушы полк баштан-аяк коралланган фашист илбасарларына каршы Ленинград юнәлешендә канкойгыч алышлар алып бара. Дошман, безнең гаскәрләрне төньякка кысырыклап, шәһәрне камауда калдыруга ирешә. Ленинград халкының блокаданы ничек үткәрүе – үзе бер аерым тема. Казак акыны Джамбул Джабаевның “Ленинградлылар, минем балаларым! Ленинградлылар – минем горурлыгым!” дигән сүзләре совет халкының өлкән буыны күңелендә мәңгелеккә калды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үткән сугыш һәм хезмәт ветераны Ногман Гәрәевны мин утыз елга якын тыйнак, ярдәмчел, эшсөяр кеше, менә дигән гаилә башлыгы һәм алты бала әтисе буларак белә идем. Авылдашларым аның батырлыгы һәм хәрби наградалары турында белмәгәндер дә, дип уйлыйм, чөнки яугир бу хакта артык сөйләп бармады. Ә бит ул – ике “Батырлык өчен” медале, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, командирларыннан күп кенә рәхмәт хатлары алган. “Кызылармеец Ногман Гәрәев Ленинград, Старая Русса шәһәрләре янында барган алышларда, Польшаны фашист илбасарларыннан азат итүдә үзен кыю яугир итеп күрсәтте”, - диелә бүләкләү кәгазләренең берсендә. Шулай ук анда якташыбызның үз орудие расчетының яраланган һәм һәлак булган яугирләрен алмаштыруы турында да бәян ителә. Үз бурычларын тиз һәм анык үтәве нәтиҗәсендә дошманның берничә һөҗүме кире кагыла һәм техникасы, солдатлары юк ителә.
Тыныч тормышта
Сугыш беткәннән соң Ногман абый туган авылына кайта. Авылдашлары аңа эвакуациядә булган Ленинград хатыннарын һәм аларның балаларын 1944 елның маенда кызыл флаглар куелган дистәләгән олау белән Шафран станциясенә кадәр озатулары турында сөйли. Балгаҗы һәм Алдар авыллары халкы, ерактан килгән шушы кешеләр белән булганын бүлешеп, ашатып, киендереп бер туганнардай көн күрә. Алар барысы да “Яңа көч” (Балгаҗы) һәм Чапаев исемендәге (Алдар) колхозларда Җиңүне якынайту өчен ал-ял белми эшли.

Әйтеп үтүемчә, Ногъман абыйны башлангыч сыйныфларда укыган вакытлардан алып яхшы хәтерлим. Без мәктәптән кайтышлый магазинга керә торган идек, ул анда мөдир булып эшләде. Ач-ялангач балаларны, җәлләп, тиздән тормышларыбыз яхшырачак, дип юата һәм тәмлекәчләр белән сыйлый торган иде. Моңа кадәр төшебезгә дә кермәгән хәлвәнең тәме әле булса тел очында.

Сугыштан соңгы иң авыр елларда ул Чебенле, Сарыш һәм Тәүәтәй авыллары кергән “Мир” колхозы рәисе булып эшли. Артабан үз авылында комплекслы бригадага җитәкчелек итә, янгын сагы җитәкчесе була. Тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп үстереп, аларны оло тормош юлына чыгардылар.

...Армиядә Ленинград хәрби округы полкларының берсендә авиамеханик булып хезмәт иткәндә миңа Фин култыгы һәм ”Яшәү юлы” сузылган Ладога күле өстеннән очарга туры килде. Тирә-якта тынлык, тик самолеттың гүләве генә ишетелә. Аста дулкыннар тибрәлә, иген басулары һәм көтүлекләр, матур шәһәрләрр һәм авыллар күренеп кала. Ә төннәрен су өстендә йолдызлар җемелдәшә. Шушындый тыныч тормышта якташыбыз Ногман Гәрәевның да өлеше бар бит.
Сәлим АСЫЛГӘРӘЕВ,

ветеран-журналист.

Раевка авылы.

Ногман Гәрәев (1909-1982).
Читайте нас: