Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәйкәлләрдә– халык хәтере

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, әлшәйлеләр дә“Хәтер шәме” Бөтенрусия акциясенә кушылды, траур митингылары район үзәгендә һәмШафран авылында узды.

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, әлшәйлеләр дә “Хәтер шәме” Бөтенрусия акциясенә кушылды, траур митингылары район үзәгендә һәм Шафран авылында узды. Бу көнне Бөек Ватан сугышы яугирләрен искә алу өчен чарага чик буе гаскәрләре ветераннары, яшь гвардиячеләр, волонтерлар, өлкәннәр һәм яшьләр, мәктәп укучылары җыелды.
Шафран авылында митинг Туганнар каберлегендә узды. Район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин, акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, 22 июнь бөтен халык өчен олы фаҗига һәм бөек батырлык көне булып мәңге хәтерджә калачак, дип билгеләде. “Бүген районда нибары җиде сугыш ветераны исән. Балаларыбызның бәхетле киләчәге хакына без коточкыч сугыш авырлыкларын, әти-картәтиләребезнең үлемсез каһарманлыгын беркайчан да онытмаска тиешбез”, - диде Дамир Радик улы. Чарада шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Р. Г. Гөбәйдуллин, Шафран авыл биләмәсе башлыгы Р. Р. Солтанов, районның хәрби комиссары В. П. Яблонский, яугир-интернационалист, чик буе сакчылары ветераннары советы рәисе Б. Ф. Төхвәтуллин катнашты.

Һәлак булган яугирләрне бер минут тын торып искә алдылар, Шафран мәктәбе укучылары сугыш турында шигырьләр укыды. Чара ахырында һәйкәлгә чәчкә гөлләмәләре салынды һәм хәтер шәмнәре кабызылды.

Хәбәр итүебезчә, 9 Майда Туганнар каберлегендәге һәйкәл янында шафранлыларның һәм авылдан чыккан кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә Мәңгелек ут кабызылды. Наил Дәүләтов, Игорь Анненков, Рита Абдулова, Лариса Кузнецова (Белан) кергән инициатива төркеме бу изге эш өчен халыктан акча җыйды.

Шулай ук быел Туганнар каберлеге территориясе дә төзекләндерелде. “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” муниципаль программасы кысаларында җәмәгать биләмәләрен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 2 млн 147 мең сум акча бүленде. Бу акчага рәшәткәләр алмаштырылды, обелиск яңартылды, һәйкәл тирәсендә брусчатка салынды, керү юлына асфальт түшәлде, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелды.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: