Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Беркем дә онытылмый
5 август 2019, 02:00

Ниятебез тормышка ашты

Балкан авылындагы зиратны киртәләп алгач, Вәрис Тәюпов һәм Ринат Сөнгатуллин Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл кую теләге белән яна башлады.

Балкан авылындагы зиратны киртәләп алгач, Вәрис Тәюпов һәм Ринат Сөнгатуллин Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл кую теләге белән яна башлады.


Староста Вәрис абый авыл халкы турында язмалар алып килде, Ринат хатыны Гөлсәрия белән фамилияләрне ачыклап, исемлек төзеде. Ял көннәрендә уллары Дамир кайтып, интернет аша сугышта катнашканнарның исем-фамилияләрен эзләде. Бу изге эшкә шулай ук фронтовик Рәшит абый Гөбәйдуллин һәм апам Гөлфия дә кушылды. Менә исемлек тә әзер булды. Акча табып, һәйкәлгә заказ бирәсе генә калды. Боларның барысын да без Балкан авылының 90 еллыгына эшләргә ниятләгән идек.


Әмма язмыш үзенчә хәл итте, көтмәгәндә Ринат вафат булды. Без туганнар белән аның башлаган эшен тәмамларга булдык. Вәрис абый белән ярдәм сорап “Заря” җәмгыяте җитәкчесе Н. М. Әминевка мөрәҗәгать иттек. Наил Мәсгуть улы кирәкле сумманы күчерергә әзер булуын белдерде. Әмма без мөрәҗәгать иткән мәрхүмнәрне җирләү бюросында кулакчага гына эшлиләр икән. Үзебезнең проблема белән Әбдрәшит авыл Советы хакимияте башлыгы Зилә Ягафәр кызы Асфинага килдек, ул икенче бюро табып, акчаны шунда күчерде. Бер атна эчендә һәйкәл әзер булды һәм зиратка куелды, аны киртәләп алуга акчаны авыл халкы үзе җыйды.

Наил Мәсгуть улына һәм тырыш, бар җиргә дә өлгер Зилә Ягафәр кызына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, аларның ярдәменнән башка ниятебез тормышка ашмас иде.


Бәйрәмгә – авылның зур юбилеена 200дән артык кеше җыелды. Азамат хәзрәт Галимшин Коръән сурәләрен укыганнан соң тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды, анда сугышта катнашкан 53 яугирнең фамилиясе язылган. Аннары Әбдрәшит мәдәният йорты мөдире Әкълимә Байназарова әзерләгән концерт булды, аны Римма Батталова, Гүзәл Гыйниятуллина һәм Ләйсән Сәхибгәрәева алып барды.


Шулай ук һәйкәлне алып кайткан һәм урнаштырган Рим Сөнгатуллин, Риф Әхмәтганиев, ирле-хатынлы Гөлсимә һәм Марс Гайнуллиннар, Гөлфия һәм Радик Гариповлар, Илгиз Мостафин һәм Вәрис абый Тәюповны билгеләп үтәсе килә. Зөлфирә Миргалиева кунакларны, авылдашларын тәмле пылау белән сыйлады.

Балканда нибары җиде генә кеше яшәсә дә, ә кышын – тагын да азрак, авылдан чыккан кешеләр, май башында кайтып, ата-бабалары җирләнгән зиратны тәртипкә китерә. Туган авылыбыз безне үзенә чакырып тора.


Зөлфия ГЛУХОДЕД.

Әбдрәшит авылы.
Читайте нас: