Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Беркем дә онытылмый
19 февраль 2020, 17:00

Яугир-интернационалистлар иcтәлегенә

31 ел элек 1989 елның 15 февральдә совет гаскәрләре сугыш уты көйдергән чит Әфганстан җирен ташлап китте.

Февраль аеның салкын көне. Ватаныбыздан читтә хәрби бурычын үтәгән яугирләрне искә алу көне.
31 ел элек, 1989 елның 15 февралендә, совет гаскәрләре сугыш уты көйдергән Әфганстан җиреннән чыгарылды. Ул коточкыч сугышның канлы юллары буйлап йөздән артык әлшәйле дә үтте. Аларның барысына да туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый. Ләкин хәрби дуслары аларны онытмый, үсеп килүче яшь буынга хәтер эстафетасын тапшыра. Һәм бу көнне дә кайнар нокталарда илебез мәнфагатьләрен саклаган яугирләребезне искә алып һәм горурланып аларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләделәр.
Гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, яшь гвардиячеләр-активистлар, район үзәге халкы тере коридор булып тезелгән.
Тантаналы митингны район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин ачты. Аның янында Бөек Ватан сугышы ветераны Р. Г. Гобәйдуллин, Икенче сугышта – әфган сугышында катнашучылар да, Русия ДОСААФ оешмасының урындагы бүлекчәсе рәисе Ш. С. Йосыпов, “Чик буе гаскәрләре ветераннары” җәмәгать оешмасы советы рәисе Б. Ф. Төхвәтуллин да бар. Алар, шулай ук Әлшәй һәм Дәүләкән районнары һәм Дәүләкән шәһәре хәрби комиссары В. П. Яблонский да җыелучыларга мөрәҗәгать итте.
“Туган ил-Ана, “Яугир-интернационалистларга һәм локаль сугышларда катнашучыларга” куелган һәйкәлләргә чәчкәләр салына. Әфганстан сугышында һәм локаль хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Башкортстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез. Аларның исемнәре, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен! Сугыш уты бер җирдә дә кабынмасын, дөньялар имин булсын.
Читайте нас: