Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Беркем дә онытылмый
20 февраль 2020, 17:50

Гәйнәямак авылы китапханәсендә батырлык дәресе узды

Гәйнәямак авылы китапханәсендә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көненә багышланган батырлык дәресе узды.

Гәйнәямак авылы китапханәсендә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көненә багышланган батырлык дәресе узды.
Чара барышында китапханәче Әфган сугышы тарихы, совет солдатларының батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде. Бу көнне балалар белән очрашуга Гәйнәямак авыл биләмәсендә яшәүче яугир–интернационалистлар Усманов Алик Илфат улы һәм Хәбибуллин Фәнүз Тәлгать улы чакырылган иде, дип хәбәр итте безгә Гәйнәямак авыл китапханәсе китапханәчесе Альбина Әгъзам кызы Усманова. Кунаклар хатирәләре белән уртаклашты. Алар шулай ук яшүсмерләргә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте, армиядә көчле рухлы һәм сәламәт егетләр кирәклеген әйтеп үтте. Арытабан чарада катнашучылар «Ангелы-хранители. Афганистан» дип аталган документаль фильмнан өзек карады. Чара ахырында китапханәче батырлык дәресендә катнашучыларны «Әфганстан –төзәлмәслек яра» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды, балалар шигырьләр укыды.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: