Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Юбилейлы автойөреш

“Җиңү салюты” дип аталган автойөрештә катнашучылар Әлшәй районында булып китте

“Җиңү салюты” дип аталган автойөрештә катнашучылар Әлшәй районында булып китте
Ел саен республика авыл-шәһәрләре буйлап җиңүчеләр буынына рәхмәт белдерү йөзеннән истәлекле автойөреш уза. Быел ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм һава-десант гаскәрләренең 90 еллыгына багышланды.
Традиция буенча чарада катнашучылар “Туган ил – Ана” монументы янына җыелды. Район хакимияте башлыгы урынбасары А. Т. Солтанголов, “Башкортстан Республикасы һава-десант гаскәрләре һәм спецназ ветераннары” төбәк җәмәгать оешмасы рәисе М. Ш. Әдигамов аларны ихлас сәламләде. Марат Шәүкәт улы бу патриотик акциянең мөһимлеген билгеләде, аның барышында республика халкы хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очраша , автойөреш вакытында үткәрелгән чараларда катнаша ала, диде.
Шулай ук Әлшәй һәм Дәүләкән районнары һәм Дәүләкән шәһәре хәрби комиссариаты вәкиле Н. А. Вороновка, ветераннарның “Хәрби туганлык” бөтенрусия җәмәгать оешмасының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Б. Ф. Төхвәтуллинга да сүз бирелде.
Автойөрештә катнашучылар “Туган ил - Ана” монументына һәм район үзәгендәге һава-десант гаскәрләре ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салды һәм һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алды. Бергәләшеп фотога төшкәннән соң чарада катнашучылар юлларын дәвам итте.
Хәрби хәрәкәтләр ветераны, Русия ДОСААФ оешмасының урындагы бүлекчәсе рәисе Шамил Йосыпов яшьләргә патриотик тәрбия биргәне өчен “Хәрби туганлык”ның Башкортстан төбәк бүлекчәсе билгесе белән бүләкләнде.
Читайте нас: