Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Беркем дә онытылмый
15 октябрь 2020, 22:20

Герой истәлегенә

Раевка авылында Советлар Союзы Герое Александр Павлович Фролов истәлегенә мемориаль тактаташ ачу тантанасы булды.

Раевка авылында Советлар Союзы Герое Александр Павлович Фролов истәлегенә мемориаль тактаташ ачу тантанасы булды.
Ул безнең яклардан еракта - Тамбов өлкәсенең Мичурин районы Заворонежское авылында крестьян гаиләсендә туса да, язмышы безнең Әлшәй ягы белән тыгыз бәйле.
1945 ел азагында Александр Фролов Новоконстантиновка авылына, укытучы кыз Мария Евтушенко янына килә. Ул фронтка җибәргән посылка егетнең тормышында зур роль уйный. Озак вакыт хат алышканнан соң алар очраша һәм гөрләтеп туй үткәрәләр. Монда Александр Павлович урындагы мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен алып бара, үзе Стәрлетамак укытучылар институтының читтән торып уку бүлегендә белем ала. Аны тәмамлап, химия һәм биология дәресләре укыта, үзенеңң туган ягындагы кебек җиләк-җимешләр үссен өчен бакча һәм аллея утырта. Александр Павлович Кызыл игенчелек совхозы секретаре, Казанка мәктәбе директоры һәм укытучы булып хезмәт сала, бер сүз белән әйткәндә, кайда гына эшләсә дә, бу тыйнак, ихтирамлы кешене һәркем үз итә.
1985 елда Фроловлар гаиләсе Раевкага күчеп килә. Монда да Александр Павлович җәмәгать тормышында актив катнаша, ветераннар советына җитәкчелек итә.…
- Без бүген Советлар Союзы Героен, аңа 99 яшь тулган булыр иде, искә алу өчен шушы урамга, ул яшәгән йортка килдек. Александр Фролов истәлегенә мемориаль тактаташ ачабыз. Мондый геройларның исемнәрен киләчәк буын белергә һәм истә тотарга тиеш, - дип билгеләде тантаналы чарада район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Д. Р. Мостафин.
1988 елда мәктәп төзелә башлагач, бер елдан ул сафка керә, пионерлар дружинасына кем исемен бирергә дигән сорау туа. Александр Павлович ризалыгы белән, ул исән чакта ук, дружина аның исемен йөртә башлый. Ул бездә еш кунакта булды, укучылар белән очрашып, зур патриотик эш алып барды, дип сөйләде район Советы рәисе, Раевка гимназиясе директоры С. Н.Колеганов.
Мемориаль тактаташ ачу уңаеннан А. П. Фроловның кызы Любовь Александровна рәхмәт сүзләрен җиткерде:
-Мин моңа бик шатмын, чөнки бу вакыйга безнең бүгенге тормышыбыз, матур киләчәгебез өчен башын салган миллионлаган яугирләрнең истәлеген берләштерә, диде ул.
Александр Павловичның хезмәттәше, Казанка мәктәбенең элекке башлангыч сыйныфлар укытучысы Надежда Гончарова да хатирәләре белән уртаклашты.
Менә Геройның йортына урнаштырылган истәлекле такташка ябылган тукыма төшерелә. Тантанада катнашучылар аңа чәчкәләр сала. Шушы ук көнне Фролов исемендәге пионерлар дружинасы тантаналы рәвештә яңа пионерларны үз сафына ала. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Белешмә
1941 елда А. П. Фролов пилотларның Чугуев хәрби-авиация мәктәбен тәмамлый.1942 елның сентябреннән сержант званиесендә хәрәкәт итүче армиядә хезмәт итә. Сугышны 20 яшендә 3нче Украина фронтының 17нче һава армиясе 288нче авиадивизиясенең 659нчы истребительләр авиаполкы составында каршылый. Тәүдә летчик-истребитель, соңыннан звено командиры, эскадрилья командиры урынбасары була. Сталинград һәм Харьков, Запорожье һәм Днепропетровск, Николаев һәм Одесса янындагы, Румыния һәм Болгария, Югославия һәм Венгрия, Чехославакия һәм Австрия күгендәге алышларда катнаша. Өч Кызыл Байрак ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Александр Невский орденнары, Алтын Йолдыз медале белән бүләкләнә.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: